Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән остасы Георгий Тудияров 1985 нче елларда өч мини-трактор ясаган

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

 

Кара Чишмә авылында бер чишмә ташландык хәлдә иде. Авыл халкына суга ерак коеларга йөрергә туры килде. Беркөнне кызлар: Р. Каюмова, Р. Минһаҗева, Г. Мөхәммәдиева, Ф. Төхвәтова, М. Хәбирова су чыганагын чистартып улак урнаштырдылар. Рәхмәт сезгә, кызлар!

М.Мотыйгуллина һәм Р. Каюмова хатыннан.

“Ленин юлында” - 6 март, 1970 ел.

 

11 март көнне безнең өч яшьлек кызыбыз Надя таудан чана белән шуганда бәкегә төшеп китә. Ул, шуннан үтеп баручы район милиция бүлеге хезмәткәрләре А. Баляев, М. Газизуллин һәм балалар яслесе каравылчысы М. Дерябина ярдәме белән генә, исән калды. Бу иптәшләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Суворовлар гаиләсе.

 Чирмешән авылы.

“Ленин юлында” - 18 март, 1970 ел.

 

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап чыгарылган лотерея пенсионер Михриҗадә Мөхәммәтшинага зур отыш китерә. Пенсия акчасына сатып алынган билетка ул 250 сумлык суыткыч откан.

“Ленин юлында” - 20 март, 1970 ел.

 

Район үзәгендә яшәүчеләр быел беренче тапкыр Кыш озату бәйрәмен үткәрделәр. Бу көнне Чирмешән елгасы боз өстендә матур плакатлар белән бизәлгән бәйрәмдә халык күп иде. Монда көне буе музыка һәм җырлар яңгырады, уеннар, конкурслар булды, алдынгылар бүләкләнде, кибетләр эшләде. Кыш бабай һәм Яз Кызы өч ат җигелгән чанада йөрде. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләре язгы кием модалары күргәзмәсе оештырган. Бер читтәрәк зур самавырда чәй кайнап торды.

“Ленин юлында” - 21 март, 1970 ел.

 

50 ел элек

 

7 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, район үзәгендә 140 балага исәпләнгән яңа балалар комбинаты үз ишекләрен ачты. Иркен һәм якты бинада нәни балалар өчен барлык шартлар да булдырылган.

“Ленин юлында” - 8 март, 1975 ел.

 

45 ел элек

 

“Ленин юлында” газетасы - ярышлар арбитры

 

“Ленин юлында” газетасы район сыер савучылары арасында социалистик ярышта арбитр булырга карар кылды. Җиңүчене бүләкләү өчен ул “Социалистик ярыш җиңүчесе” күчмә вымпелын гамәлгә кертте. Ул, ай саен, беренче урынны алган сыер савучыга тапшырылачак. Ә ел йомгаклары буенча җиңүче район газетасына еллык подписка белән бүләкләнәчәк.

“Ленин юлында” - 19 март, 1975 ел.

 

40 ел элек

 

МТ-3: Чирмешән остасы Георгий Сергеевич Тудияров үзе ясаган мини-тракторын шулай атаган. Бу аның өченче тракторы. Оста аны бернинди сызымнарсыз һәм математик исәпләүләрсез эшләнгән. Ул сигез ат көчле иске УД-2 двигательле һәм асылмалы гидравлик привод белән җиһазландырылган. Мини-трактор юлсыз җирләрдә дә йөри ала. Максималь тизлеге – сәгатенә 50 километр, минималь – 1,5 километр. Бәләкәй трактор 1 тоннадан артык авырлыктагы арба тарта ала.

“Ленин юлында” - 2 март, 1985 ел.

 

Күмәкләшү турында

 

1930 елның 1 сентябренә Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районында 626 хуҗалыкны берләштергән 27 колхоз барлыкка килә: 103 татар, 314 рус, 145 чуваш, 64 мордва милләтле хуҗалык. 1 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр 101 хуҗалыктан тагын 10 колхоз оештырыла. Ел ахырына артельләрдәге барлыгы 37 колхозда 981 хуҗалык исәпләнә.

“Ленин юлында” - 15 март, 1985 ел.

 

35 ел элек

 

1989 елда агросәнәгать комплексы профсоюзының 361 әгъзасы шифаханә-курортларда дәваланды. Шуларның 39сы – “Красный Октябрь” колхозыннан (Чирмешән), 35 кеше – “Победа” колхозыннан (Туймәт), 27 кеше – “Шушма” колхозыннан (Бәркәтә), 11 кеше – ремтехпредприятиедән, 5әр кеше - МСО һәм “Агропромхимия”дән.

“Ленин юлында” - 21 март, 1990 ел.

 

30 ел элек

 

Февральдә ГАИ хезмәткәрләре бер тәүлектә генә дә 25 берәмлек автотранспортны тикшергән. 15 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен төрле җәзага тартылган.

“Безнең Чирмешән” - 15 март, 1995 ел.

 

28 февральдә Иске Үтәмеш авылының газ бүлү пунктына челтәр газы килде. Тиздән йортлар 8,9 километр озынлыктагы газүткәргеч буенча Түбән Чегодай авылыннан килә торган зәңгәр ягулык ягып җылытыла башлаячак.

“Безнең Чирмешән” - 11 март, 1995 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев