Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовның 14 сентябрьдә – 55 яшьлек юбилее
Хөрмәтле Рамил Тәлгатович!
Сезне истәлекле датагыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Яшьне еллар билгеләми, ә, бәлки, башкарылган, якты өметләрне чынга ашырган эшләр бәяли. Сезнең тормыш безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Сез кече Ватаныгыз традицияләрен хөрмәтлисез һәм якташларыгызны – туган ягыгызның төп байлыгын ихтирам итәсез. Район башлыгы алдына көн саен килеп баса торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү сезнең җилкәгездә. Киң белем, һөнәри тәҗрибә, тормыш зирәклеге, кешеләрне үзегезгә тарта белү, оештыру сәләте Чирмешән районының чәчәк атуына хезмәт итә.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам, конструктив идеяләр һәм акыллы карарлар теләргә рөхсәт итегез! Һәр башлангыч уңышлы тәмамлансын, куелган максатлар, билгеләнгән планнар чынга ашсын! Сезнең авыр, намуслы хезмәтегез Чирмешәнне чәчәк атуга алып барсын, киләчәктә нәтиҗәле үзгәртеп кору өчен яңа офыклар һәм перспективалар ачсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телибез!
Тирән ихтирам белән Чирмешән районы Советы
һәм башкарма комитеты коллективлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев