Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеенда соңгы кыңгырау юбилей - 20нче чыгарылыш өчен яңгырады

Чирмешән лицее үзенең юбилейлы - 20нче чыгарылышы белән хушлашты. Бу көнне соңгы кыңгырау унберенче сыйныфны тәмамлаучы 17 укучы өчен яңгырады.

Ачык, кояшлы бу көнне лицей укучылары спорт мәйданчыгына җыелдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхетле юл теләделәр. Аларга шигырьләр һәм җырлар багышланды.

Лицей директоры Марат Могыйзов тантаналы линейка барышында әлеге сыйныфларны бик тырыш, тату, дип билгеләп үтте.

-  Мәктәп белән саубуллашырга да вакытыгыз җитте. Бүген сез чыгарылыш сыйныф укучылары. Мөмкинлекләрегез күп. Егетләр һәм кызлар, сезгә кыю һәм тәвәккәл булырга, үз хыялларыгызга нык ышанырга һәм аның өчен көрәшергә телим, - диде тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов. - Сезгә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыругызны, үзегезгә ошаган һөнәр алыугызны телим. Бүген район табибларга, төзүчеләргә, укытучыларга бик мохтаҗ. Һәрберегезне уку йортын тәмамлаганнан соң туган районыбызда көтәбез.

Укытучылар, ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларына бары тик яхшы теләкләрен җиткерделәр, ә «юл чатында» торган егетләр һәм кызлар аларның өметләрен акларга вәгъдә иттеләр.

- Бүген мәктәпне өченче улыбыз Илмир тәмамлый, аның ике олы абыйсы инде студентлар. Бүген бик дулкынландыргыч көн. Өченчесе булса да, ата-анага үз баласын чыгарып җибәрү җиңел түгел. Лицей белән әле хушлашмыйбыз, дүртенче улыбыз быел бишенче сыйныфны тәмамлый, - диде Фәридә Мөхәммәтшина. - Чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхет һәм сәламәтлек, хәерле юл телим.

Лицейның тугызынчы сыйныфын 34 укучы тәмамлый һәм аларны да алда  җитди сынаулар көтә.

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга алмашка, 1 сентябрьдә беренче сыйныфка, 40ка якын бала килергә тиеш. Бу уку елында лицейның беренче сыйныфларында 28 бала белем алган.

«Соңгы кыңгырау»ны чынлату хокукы чыгарылыш сыйныф укучылары Аяз Мостафинга һәм Азалия Җамалтдиновага бирелде.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары катнашындагы тантаналы линейкалар районның барлык мәктәпләрендә диярлек узды.

Бу уку елында район мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 72, ә 9 нчы сыйныфны 234 укучы тәмамлый. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев