Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее “Игелек өстәле”ндәге тәм-томнарын СВОдагы якташларга озатачак

Лицей укучылары әти-әниләренең, укытучыларының районда узучы “Игелек ярминкәсе”ндә инде өченче тапкыр катнашулары. Мәгълүм булганча, мондый ярминкәләрдә сатылган продукция керемнәре хәрби операция зонасындагы сугышчыларга озатыла.

-Без биш еллап сыер тотабыз. Бүген сатуга сөт, катык, корт, эремчек алып чыктым. Халык алып тора. Керемнәребездән егетләргә ярдәм булсын. Тынычлык урнашып, якташларыбыз гаиләләре янына җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - диде сатучы әни Рәмия Даутова.

Ярминкә рәтләре янындагы “Игелек өстәле” тиз тулды. Район башлыгы Рамил Айбатов та сатучы әти-әниләрнең һәрберсенең “киштәсеннән” диярлек ни дә булса сатып алып, әлеге өстәлгә куйды. Шулай итеп, мондагы тәм-томнар ноябрь башларында гуманитар йөк белән сугышчы егетләргә китәчәк.

Товарлары арзан иде лицейлыларның. Әйтик, сөтнең литр ярымлы савыттагысын 100 сумнан саттылар, 3 литрлы банкадагы кабак суы 200-250 сум. Консервлаган кыяр, помидор, соклар, салатлар: болар барысы да әти-әниләрнең хезмәт җимеше. 1000 сумга сыерчык оясы тәкъдим ителде, язга ерак булса да, анысын да алдылар. Лицейның Югары Чегодай филиалыннан алып киленгән ремонтант сортлы кура җиләге үсентеләре тиз урнашты. 2 Б сыйныф укучыларының әти-әниләре термосларда 6 литрлап кайнар, үлән чәйләренә кадәр ясап килгәннәр. Ахырга таба бу термослар да корыды.

-Бүген барлык сыйныф әти-әниләре дә, укытучылар да, рәхмәт бик зур аларга, 23 өстәл-“прилавка”да сату иттеләр. Барлыгы, бөтен керемнәрне дә санап, 206 мең сумнан күбрәк акча җыелды, - диде лицей директоры Марат Могыйзов.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев