Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее игелек ярминкәсендә 201 мең сумлык товар сатты

Чирмешәндә бу уку йорты да мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен игелек ярминкәсе оештырды

Әлеге акциядә укытучылар, әти-әниләр дә актив катнашты. Ярминкәгә кем ничек булдыра ала, шуны алып килгән. Кемдер камыр ризыгы пешергән, теккән, чиккән, тозлаган, консервлаган. Товарларның күбесе төрелгән, бизәлгән, этикеткаларына кадәр ябыштырылган, бәясе күрсәтелгән.

- Чәчәкләремне, помидор үсентеләрен иртүк алдылар, - ди лицей укучысы Әмир Бикбовның әнисе Альбина. -Барыбыз бергә катнашкач, бу чара яхшы, ансат уза. Дөрес, борчылдык та.

Любовь Гафурова монда үзләренә кирәк байтак әйбер тапкан: мунча себеркесе, кәбестә үсентеләре, кура җиләге вареньесы, хәтта иван-чәй дә алган.

- Оештыручыларга рәхмәт, - ди чирмешәнле бу ханым.

Лицей директоры Марат Могыйзов әти-әниләргә аеруча рәхмәтле, алар ярминкәдә бик актив катнашалар, бердәм булуларын раслыйлар.Укучылар ясаган эшләнмәләр дә бар.

Лицейлылар, гомумән, үзләрен күрсәтә, тәкъдим итә белә. Сәүдә рәтләренең бер очында палатка куеп, батут урнаштырып, сатып алучыларны үзләренә дәштеләр. Шул тирәдә мәдәният хезмәткәрләре концертын да күпләр тамаша кылды.

Укытучылар, әти-әниләр сәүдә эшендә дә осталар икән, сыйфатлы товарларын рекламалаганда матур сүзләрен кызганмадылар, якты чырай күрсәттеләр. Шуңа күрә сәгать ярым эчендә барын да урнаштырдылар диярлек.

Лицейлылар ярминкәсен район башлыгы Рамил Айбатов та кызыксынып карады, югары бәя бирде.

Бүгенге игелек ярминкәсендә 201 мең сумлык товар сатылган икән. Бу средстволар Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк. Элеккеге ике ярминкәдә тулаем 180 мең сум акча кергән.

Сүз уңаеннан, биредә товар сатып алган кайбер чирмешәнлеләр аларны “игелек өстәле”нә куйганнар. Бу продукция дә хәрби операция зонасына озатыла.

Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, тагын ике атнадан янә кайсыдыр мәктәп коллективы Чирмешәндәге Кәрвансарай үзәге янындагы мәйданчыкта игелек ярминкәсе оештырачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев