Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее юбилеен билгели

Безнең лицей шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. 2003 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев катнашында ул чакта 3 нче Чирмешән мәктәбе тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты.

Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Димәк, 20 ел артта калган шушы дәвердә күпме укытучылар көче түгелгән, мәктәбебезне йөзләгән укучы тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан. Бу еллар нәтиҗәле хезмәт һәм казанышлар белән үрелгән. Матур һәм игелекле традицияләр саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.

Еллар үтә. Мәктәп тә күзгә күренеп үзгәрә. Бүген ул нинди соң? Бу югары профессиональ, теләсә нинди мәсьәләне хәл итә алырлык, иҗади, актив, яңа эзләнүләргә ачык педагогик коллектив. Күп еллар дәвамында аның составы тотрыклы. Бу фикердәшләр командасы, анда партнерлык, хөрмәт, ышаныч мөнәсәбәтләре өстенлек итә, ә уңыш атмосферасы тормыш нормасына әверелде. Бу – укуда югары нәтиҗәләргә ирешүче безнең укучыларыбыз. Еллар дәвамында мәктәп 880 егет һәм кызга тормышка юллама бирде. Алар хәзер табиблар, педагоглар, инженерлар, төзүчеләр, юристлар, икътисадчылар, хәрбиләр, эшчеләр.

Безнең уку йорты, нәтиҗә ясап, казанышлар турында сөйләп була торган яшьтә. Горурланырлыгыбыз да бар.

Укытучылар арасында төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә  җиңүчеләр күп: “Безнең иң яхшы мәктәп директоры” – Марат Могыйзов, ул шул ук, 2014 елны Бөтенроссия “Мәктәп директоры” конкурсы лауреаты булды. Өстенлекле “Мәгариф” милли проекты (ПНПО) конкурсында Һади Гомәров һәм Гөлүсә Закирова – җиңүчеләр. “Ел укытучысы” җиңүчеләре: Гөлүсә Закирова, Марина Кандрова, Виктор Плотников, Марина Ермолаева, Галия Кәримова, Розалия Җамалтдинова, Әлфинур Закирова. “Ел сыйныф җитәкчеләре”: Вера Кузьмина, Әлфия Хәмәтвәлиева, Миләүшә Котбиева, Гөлфирә Мөхәммәтшина, Нәфисә Зиннурова, Венера Җамалетдинова, “Безнең иң яхшы мәгълүмати-компьютер технологияләре (ИКТ) укытучысы” – Марат Могыйзов, “Иң яхшы IT – укытучы” – Марина Ермолаева, “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер-классы” – Рәзилә Шәрифуллина, Гакыйлә Нуретдинова, Гөлия Галләмова, “Закон территориясе” – Лилия Шәйхетдинова, “Балаларга йөрәгемне бирәм” – Татьяна Новичкова, “Иң яхшы педагог-психолог” – Римма Гудадзе,  “Тормыш иминлеге нигезләре буенча иң яхшы педагог-оештыручы” – Юрий Сергеев, “Иң яхшы мәктәп китапханәсе” – Альбина Яруллина. 18 кеше “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантына лаек булды.

Мәктәп берничә тапкыр республикакүләм бәйгеләрдә җиңүче: 2006 елда – “Эколидер”; 2007, 2014 елларда – “Экологик белем бирү” номинациясендә.

2006 елда мәктәп инновацион белем бирү программаларын – өстенлекле “Мәгариф” милли проектын гамәлгә кертүче белем бирү учреждениеләре бәйгесендә бер миллион сум күләмендә грант иясе булды. Бу акчага проекторлар, компьютерлар сатып алынды, шуннан соң белем бирү процессына мәгълүмати технологияләр кертелә һәм кулланыла башлады.

Шул ук елда укучылар командасы “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча республика мәктәп формированиеләре бәйгесендә 2 нче урын яулады.

3 нче мәктәп – Чирмешән лицее

2008 елда 3 нче Чирмешән урта мәктәбе “Чирмешән лицее”на үзгәртелә.

2010 елда ул “Мәктәп – Татарстан Республикасында электрон белем бирүдә компетенция үзәге” исеменә лаек булды.

Лицей “Лукойл” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларның республика грантына ия.

Шулай ук “Мәктәп – дәресләрдән соң” республика бәйгесендә грант иясе булдык, әлеге акчага технология кабинеты өчен җиһазлар сатып алдык.

Берничә мәртәбә “Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл гомуми белем бирү оешмасы” рейтингында алга чыктык, “Татарстан Республикасының 50 иң яхшы авыл гомуми белем бирү оешмасы” рейтингына да кердек.

2019 елда лицей базасында цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге - “Үсеш ноктасы” ачылды.

2021, 2022 елларда без “Татнефть” җәмгыяте грантын оттык. Алынган акчалар физика һәм химия кабинетларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга юнәлтелде.

Лицейны тәмамлаучылар арасында бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 100 бал җыючылар да бар – рус теле буенча Гүзәл Мортазина (2019 ел) һәм биология буенча Камилә Гайнуллина (2022 ел).

Лицей укучылары – фән олимпиадаларының республика этабында ел саен җиңүчеләр һәм призерлар, ә районда мәктәп ачылганнан бирле җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер булып торабыз.

Бүген инде лицейда эшләмәүче, әмма хезмәтләре белән безнең белем бирү учреждениесен районнан читтә дә таныткан кешеләр турында сүз әйтәсе килә.

Лицей яши, җиңүләргә ирешә, киләчәккә планнар кора. Үз йөрәкләренең бер өлешен һәм күңел җылысын лицейга бүләк иткән, гомерләрен балаларга багышлаган ветеран укытучыларга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Без сезнең барыгызны да хәтерлибез, кадерлибез, сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз.

Мәктәп, уңышларыбыз нигезендә җитәкче, директор Марат Могыйзов, директор урынбасарлары: Галина Арзютова, Дания Закирова, Гакыйлә Нуртдинова, фән укытучылары: Рушания Хафизова, Зөлфия Бикбова, Зөлхия Гатина, Әлфия Гомәрова, Һади Гомәров, Фәндилә Зөфәрова, Валентина Иванкина, Гөлчәчәк Ибраһимова, Галия Кәримова, Александра Разукова, Фирдәүс Рәхимҗанова, Галия Сибгатуллина, Разыя Сөләйманова, Михаил Сергеев, Виктор Плотников, Галина Борисовалар торды.

Безнең өчен мөһим булган истәлекле дата алдыннан, лицейга тугрылык өчен, укучыларга, монда эшләүче һәм эшләгән барлык укытучыларга, үз тормышларын лицей белән бәйләгән барлык хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен әйтмичә булмый.

Кадерле   хезмәттәшләр!

Сез безнең ветераннар куйган потенциалны арттырдыгыз. Бу елларда инновацион, көндәшлеккә сәләтле, иҗади белем бирү учреждениесе имиджы булдырылды. Сез акыллы, кырыс һәм игелекле, сабыр һәм сизгер, матур һәм күңелле, кызыклы һәм битараф булмаган кешеләр.

Безнең лицейның педагогик коллективы һәрвакытта да югары профессиональлек һәм сайланган эшкә тугрылык, югары әхлакый сыйфатлар һәм һөнәри нәтиҗәгә ирешү сәләтен саклый. Юбилей котлауларын кабул итегез. Киләчәктә тә планнар тормышка ашырылсын, алда бары тик уңышлар гына көтсен. Коллективның бердәм мәктәп гаиләсе булып калуын телим, 20 ел элек салынган традицияләр сакланыр һәм артыр дип өметләнәм. Сезнең сәләтле укучыларыгыз  лицей белән горурланырлык булсын.

Барлык педагогларга, педагогик хезмәт ветераннарына, чыгарылыш сыйныф укучыларына, ата-аналарга бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм, максатларга ирешү, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм өмет телим.

Марат Могыйзов,

Чирмешән лицее директоры.

фотолар лицей архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев