Чирмешән кулибиннарын Сабан туена дәштеләр
Узган атнада районыбызның машина-тракторлар ясаган кайбер алтын куллы осталары үз техникалары белән Чирмешәндә җыелды.
Район үзәгенең “Мактау тактасы” каршындагы мәйданда унлап техника тезелде. Араларында тракторлар, байклар, кар машиналары бар. Аларны ясаган кулибиннарны Ленар Гарифуллин җитәкләгән туризмны һәм автомотоспортны үстерү буенча коммерцияле булмаган “Яңарыш” автоном оешмасы шулай күргәзмәгә дәшкән. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, халкыбыз үзе ясаган районара техникалар күргәзмәсе “Алтын куллар – 2025” дип атала.
-Мондый күргәзмә безнең районда беренче тапкыр оештырыла. Техникаларны кайбер якташлар йорт-хуҗалык эшләрен ансатлаштыру өчен ясый, ә икенчеләр өчен бу – хобби, күңел халәте. Шундый талантларыбыз булуы сөендерә, барыгызга да рәхмәт. Сезне 7 июнь көнне узачак район Сабан туена да техникаларыгыз белән чакырып калам, - диде чарага килүче осталарга район башлыгы Рамил Айбатов.
Чирмешәннән Андрей Султановның тракторы 2015 елгы ук.
-Хуҗалыкта бик яхшы ярдәмче булды. Бәрәңгене шушының белән утыртам, төбен өям, алам. Кышын кар көрим. Үзең ясаган техника күңелгә якын инде ул, - ди Андрей Геннадьевич.
Тольяттидан ук килгән Данил Мурзаков машинасы-байкы да кызыклы.
-Шентала районынының Ясная Поляна авылында әби белән бабай яши. Каникулларга, ялларга кайткач җыйдым бу техниканы, - ди яшь оста.
Әйе, күргәзмәгә чит районнардан килүчеләр дә бар иде. Әйтик, “Лифан” двигательле, тапшырулар тартмасы-коробкасы “Жигули” техникасы конструктыры Анатолий Шишков Нурлаттан.
Туймәттән әтиле-уллы Наил һәм Рамил Галимовларның да яңа техникалары үзенчәлекле. К-700 кебек билдән борыла, парлы көпчәкләрдән тора. Бөтен эшне шуның белән эшлиләр.
-Канат куйсаң, самолет булырга, очып китәргә дә хуты бар, - дип шаяртты уен-көлкеле Наил абый.
Шентала районының Сәләй авылыннан Алексей Ивановның 2008 елда ясаган тракторына, үзе әйтмешли, гармун кирәк, “гармун моңы – аңа бензин сыман” икән. Күршебез тракторы кабинасында гел гармун йөртә.
-Бу трактор өчен хуҗалыкта нинди эш бар – барын да башкарам. Ул җәй дә, кыш та бер туктамый, бик кирәкле техника, - диде Алексей Петрович.
Техникаларның һәрберсе хакында язып бетереп булмый. Аларның барысын да күргәзмәгә килгән балалар, олылар бик кызыксынып карады, тәҗрибә уртаклашты.
Ахырдан күргәзмә кунакларын ресторанга пылау ашарга дәштеләр. Чараны оештырырга “БИО-АГРО” җәмгыяте, “Тепсуркаев В.Ә” крестьян-фермер хуҗалыгы булышкан.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев