Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары чокырларны “ямыйлар”

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы филиалы - участогы асфальт юлларда барлыкка килгән чокырларны ремонтлау белән мәшгуль.

– Юллар кар – боздан ачылып бетүгә, һава температурасы минус 10 градустан түбән булмаса, чокырларны ремонтларга ярый. Әүвәл салкын асфальт белән эш башладык. Хәзер инде үзебезнең асфальт заводы эшли. Җитәрлек күләмдә материал тупланган, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. – Чокырларны ремонтлау бригадасы һәм техникалар көн саен юлга чыгалар. Бу көннәрдә Чирмешәнне әйләнеп узучы юлда эшлибез. Биредә әле байтак участокта тишек –тошыкны томалыйсы бар.

Аннары участок бригадалары Лениногорск юнәлешендәге юлда эшләргә планлаштыралар, ә аннан соң район үзәгендәге кайбер урамнардагы юлларны тәртипкә китерергә әзерләнәләр. 

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев