Чирмешән фермерлары тегермәннәр дә эшләтсә иде
Тегермән сүзен ишетүгә, миңа колхозларның гөрләп эшләгән вакытлары искә төшә.
Ул чакта һәр хуҗалыкның үз тегермәне бар иде. Анда авыл халкы үзе үстергән ашлыктан ипи оны һәм маллар өчен фураж тарттырды. Шул оннардан салынган хуш исле күмәчләр бик тәмле була иде. Авыл кибетләрендәге соры оннар колхозлар ныграк аякка баскачтан соң гына пәйдә була башлады. Бераздан ак оннарның төрле сортлары сатуга чыкты.
СССР таркалганнан соң, ни кызганыч, продукциянең сыйфатын таләп итүче ГОСТларның әһәмияте кимеде. Базар мөнәсәбәтләренә күчү дәверендә бу “зәхмәт” оннарга да кагылды, аларның сыйфаты начарланды. Хуҗабикәләр: “Оннарыбыз яхшы түгел” – дип зарлана башлады.
Узган елны “Атна вакыйгалары” газетасында Алексеевский районының Кызыл Тау авылында крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче берәүнең үзе үстергән иген уңышыннан он тарттыруы турында язып чыкканнар иде. Әлеге онны Казан ярминкәләрендә дә бик теләп, мактап алалар икән.
Начар, сыйфатсыз оннан тәмле ипи буласын көтәсе дә юк. Уңган фермерларыбызның үз тегермәннәре дә булсын иде. Әлеге эшне безнең районда да җайлап җибәрә алсалар икән. Югыйсә яхшы, сыйфатлы онга барыбыз да мохтаҗ. Ә бит, исәпләсәң, бу эшнең файдасы байтак, фермер үз продукциясен җитештерә, сатылган он акчалары да читкә китми. Андый эшмәкәр авылны азмы-күпме эшле дә итә.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев