Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән чиркәвендә сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Чирмешәндәге Архангел Михаил чиркәвендә хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән инде ике елдан күбрәк маскировка челтәре үрәләр һәм носилкалар тегәләр.

Эссе көнне төш тирәсендә храмда кем булыр икән дип, ишеген ачып кердем. Ялгышканмын. Олы яшьтәге берничә хатын-кыз маскировка челтәре үрәләр.

-Ике ел чамасы көн саен диярлек монда киләбез. Дөрес, элегрәк егермеләп кадәр кеше була иде, хәзер, кызганыч, кеше аз, эшче куллар җитешми, - ди Анастасия Кузина.

-Ә материалларны нинди акчага аласыз? – дип кызыксындым.

-Халык акчасына. Ватсапта төркем бар, шунда акча кирәк дип язалар да, кем үзе китерә, кемдер - күчерә. Кем күпме булдыра ала, 5 мең сумга кадәр бирүчеләр бар. Аннан соң Женя (Захаров), ул биредә староста, кирәк әйберләрне алып кайта. Кыш көне маскировка челтәрен ак тукымадан үрдек, хәзер инде яшел төсле була, - дип әңгәмәгә кушылды Таисия Булычева.

Таисия Федоровна үзе сөйли, эшен туктатмый, челтәрне үрүен дәвам итә. Кулы кулга йокмый. Югыйсә, яше дә бар бит, аяк өстендә сәгатьләр буе басып торуы җиңел түгелдер.

-Сезнең бит өйләрегездә дә эш бардыр?  Бакчаларыгызны чүп басмыймы?

-Менә бүген килмәмен дә дигән идем. Юк, кемдер аркамнан төрткән сыман. “Бар,”- дигәндәй, мондый челтәрләр, һичшиксез, сугышчылар өчен бик кирәк. Бу бик зур ярдәм, - ди Анастасия Митрофановна.

Кеше күп булмаса да, ике атнада җиде челтәр үргәннәр, махсус хәрби операция зонасына алып китәр өчен байтак носилка да әзер. Чиркәүдә меңләгән блиндаж шәмнәре дә ясап, шлемнар өчен маскировка челтәрләре дә бәйләп, якташларга җибәргәннәр.

-Һәр нашлемникка өч кәнфит һәм язу куям. Эчтәлеге төрлечә була: “Исән-сау кайтыгыз”, “Ходай сезне сакласын” дип тә язам. Белсеннәр, без алар турында уйлыйбыз, алар өчен кайгырабыз, - ди Валентина Сапожникова. Якташларыбыз: Татьяна Кандрова, Валентина Бережная, Ольга Зайцева, Татьяна Иванова, Ирина Дмитриева, Ольга Зайцева, Любовь Канаева, Людмила Гришанина һәм тагын башкалар менә шулай изге эшкә үз өлешләрен кертәләр.

-Бәлки сез язып чыккач, укырлар да, безгә кушылырлар. Без бик шат булыр идек, - дип теләп калдылар хатын-кызлар.

  

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев