Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетында яңа җитәкче

Шешминка авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Марс Җәүдәт улы Шәйхетдинов Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Прокуратурада да үзгәрешләр бар.

Әлегә район прокуроры вазыйфаларын прокурор урынбасары Илдар Мансур улы Султанов башкара.

Районның элеккеге прокуроры Фаил Равил улы Хәйруллин лаеклы ялга – пенсиягә китте. Ул безнең районга 2014 нче елдан бирле эшләде.

Ике ел элек Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына хәрби комиссар булып билгеләнгән Сергей Иванов та үз теләге белән эшеннән киткән. Хәзер монда хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча Гүзәл Гыйниятуллина башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев