Чирмешән әфганчылары “командирларын” юксына
Сугышны узган курку белмәс намуслы офицер, гадел автоинспектор, авыру хатынын карап соңгы юлга озаткан кайгыртучан ир, бәлешләр салырга, чәчәкләр үстерергә оста якташ. Чирмешәндә Марат Җаббаровны искә алдылар.
Быел әфган сугышы ветераннары Әфганчы-интернационалистлар көнен тәүге тапкыр Марат Җаббаровсыз бәйрәм итәләр. Күп чирмешәнлеләр хөрмәт иткән, яраткан якташыбызның 2023 елның июнь аенда кинәт гомере өзелде. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгы алдыннан аның истәлегенә район мемориаль үзәге хезмәткәрләре искә алу кичәсе оештырдылар.
- Марат Гатуф улы Әлмәт шәһәрендә туып үссә дә, безнең районда яшәгән, эшләгән кеше буларак, безгә бик кадерле. Арабыздан искиткеч гадел, тыйнак, патриот зат китте. Аның автоинспектор булып эшләгән вакытында машина йөртүчеләргә, вак-төяк кагыйдә бозулары өчен, әүвәл өч кисәтү белән чикләнүе хакында кызыклы легенданы күпләребез ишетеп белә. Мин үзем дә аның кебек һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәнлектән уртак сөйләшер сүзләребез бар иде. Без бүген аны бик юксынабыз, - диде чарага килгән район башлыгы Рамил Айбатов.
Белешмә. Марат Гатуф улы Җаббаров 1962 елда Әлмәттә туган. Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Казанда тимер юл техникумында тепловоз машинисты һөнәрен үзләштерә, аннан ДОСААФта машина йөртүче таныклыгы ала. Ә 1981-1983 елларда армиядә, һава-десант гаскәрләрендә, хезмәт итә, 12 тапкыр парашют белән сикерә. Әфганстан сугышын узган ветеран иде. Безнең райондагы хезмәт биографиясен эчке эшләр бүлегенең автоинспекция бүлекчәсе җитәкчесе булып башлый.
19 яшьлек Марат сугыш аша үтә, үлем янәшәсендә йөри, дусларын, хезмәттәшләрен югалту ачысын кичерә. Әфганстан белән бәйле шигырьләрен төрле чараларда, артистларың якта торсын, үзәккә үтәрлек, күңелләрне актарып салырлык итеп сөйли иде мәрхүм. Бүгенге кичәдә аның бер чыгышы язылган видеоязманы тыңлаганда да күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
- Искиткеч грамоталы, намуслы, курку белмәс офицер, гадел автоинспектор, ярдәмчел остазыбыз, теләсә кайсы вакытта таянырлык дустыбыз иде ул безнең. Марат Гатуфович катнашында районда байтак җинаятьләр ачылды, юл һәлакәтләренә юл куелмады, - диде район эчке эшләр бүлегендә 18 ел аның белән бергә эшләгән Наил Мостафин. – Өендә дә уңган иде Марат абый, кирәксә, вареньесын кайната, нидер пешерә, вакытында хәтта сыерын да сауды. Белмәгән эше юк иде. Ничә еллар авыру хатынын карады, тәрбияле балалар үстерде. Ни кызганыч, арабыздан гына иртә китте.
Марат Җаббаров армиядән соң Саратов милиция мәктәбен тәмамлагач, 1985 елда безнең райондагы дәүләт автоинспекциясен җитәкләргә билгеләнә. Ул вакытта аның турында чыннан да легенда йөри: вак-төяк кенә кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә әүвәл өч кисәтү ясый, төзәлергә вакыт бирә, алай да булмаса инде – җәза. Кешегә каты бәрелә торган түгел иде ул, дип сөйләделәр аның хакында.
- 90 нчы еллар башында автоинспекция бүлегендә бер генә кеше - Марат Җаббаров кына эшли иде, ул начальник та, инспектор да, аның “Ява” мотоциклы бар. Рейдларга чыкканда иптәшкә безнең арадан башка милиция сотрудникларын ала. Әгәр дә инде сине сайлый икән, ул инде зур дәрәҗә, димәк, Марат абыйның “стандартларына” туры киләсең. Интеллигент кеше, гаделсезлекне авыр кичерә, җитәкчеләргә куштанланып йөрүчеләрдән түгел иде, - дип искә алды үзе дә заманында районның ЮХИДИ бүлеген җитәкләгән Самат Хәйруллин. –Берсендә хәтердә, бүлеккә әнисе белән улы елап килгәннәр: велосипедларын урлаганнар. Марат абый чирмешәнлеләрне яхшы белә: “Бүтән кеше түгел, шуның гына эшедер” дип, җинаятьчене ачыклап, 15 минут эчендә велосипедны табып килгәне истә.
Марат Җаббаров соңрак эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне тикшерүче булып та эшләде, әлеге бүлекне җитәкләде.
- Яшьләргә үрнәк, ветераннарны хөрмәтли торган кеше, аның янына барысы да тартылды. Эштә төрле авыр вакытлар була, шунда күп хезмәттәшләребез аңа мөрәҗәгать итә, киңәш сорыйлар. Аш-суга оста иде, диделәр бит әле, бервакыт Марат Гатуфовичның безнең өйгә Пасха бәйрәменә торт пешереп килгәне истә калган. Менә шундый кеше иде ул, ярдәмчел, киң күңелле, аралашучан, теләсә кем белән уртак тел таба белүче, шигырьләр яратучы иҗади кеше. Бар яктан да килгән чын ир-ат иде ул, - дип сөйләде Марат Җаббаровның элеккеге хезмәттәше Марина Яковлева.
Кичәдә әфганчылар да сагынып искә алды хезмәттәшләрен.
-Ул безнең командирыбыз сыман иде, диделәр алар.
Соңгы елларында Марат Җаббаров Чирмешән аграр техникумында хезмәт куйды, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләде. Тынгысыз затны иртәнге биштән үк эштә күрергә мөмкин булган.
-Гаҗәп инде, шундый сугышлар үткән, район эчке эшләр бүлегендә эшләгән, кирәк вакытта кырыс офицер, ничек шулай йомшак күңелле дә булып кала белгән. Ишегалдындагы чәчәкләр генә ни тора иде?! Хоккей да уйнады. Ничек барына да өлгергән, бер дә йокламагандыр ул, - диделәр кичәдә якташыбыз хакында Әлмәттән килгән гаилә дуслары.
Миңа үземә дә Марат абый хакында газетага берничә язма әзерләргә туры килде. Ул бит бытбылдыклар (перепелкалар) асрады. Пөхтә итеп ясалган, җылытылган абзарында шул кечкенә кошлары турында тәмләп сөйләгән иде.
Шулай, кеше китә - җыры кала. Марат Җаббаров, күпләр хәтерлидер, концертларда чыгыш ясаучы оста җырчы да иде. Кичәдә аның үзен яздырган селфисын куйдылар, үләр алдыннан берничә көн кала яздырган булган.
-Барысы да яхшы булыр, - ди ул анда, ничектер, хәлен сизенеп дуслары, хезмәттәшләре белән саубуллашкан сыман.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев