Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачка кешесе таныклыксыз кала, 30 мең сум штраф түли

Чумачка авылында яшәүче ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тотты.

“Лада Гранта” машинасы белән идарә иткән 1967 нче елгы Әсхәт Кашаповны инспекторлар Чумачка урамында төнлә туктаталар. Машина йөртүчедән, исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлеген ачыклау өчен, тикшерү үткәрергә сорыйлар. Алкотектор да аның аек булмаганлыгын исбатлаган.

Суд барышында Кашапов үз гаебен тулысынча таный. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салалар һәм ел ярым-ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме 200дән - 300 мең сумга кадәр җитә яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, өч елга йөртү таныклыгыннан мәхрүт итәргә дә мөмкиннәр.

Әлеге материал юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев