Чирмешәннән Шенталага алып баручы юлны шоп-шома иттеләр
Безнең районда

Чирмешәннән Шенталага алып баручы юлны шоп-шома иттеләр

Чирмешән Шентала районы чигенә кадәр арадагы зур ремонт бара. Күпчелек эш төгәлләнгән дә.

Биредә, байтак техника җәлеп итеп, юл аслыгын ныгыттылар, су юлларын яхшырттылар, асфальт та җәйделәр, шоп-шома иттеләр.

Бу эшләргә, 4 километрдан күбрәк озынлыкта юлны капиталь ремонтлауга бюджеттан 72 миллион сум акча бирелә.

Автор фотолары


Нет комментариев