Чирмешәннән күп балалы Волковлар гаиләсен нефтьчеләр яңа тораклы итте
Чирмешәндә өч бала үстерүче Екатерина һәм Александр Волковлар гаиләсе яңа тораклы булды.
Аларга ике катлы, агач брустан менә дигән итеп төзелгән өй ачкычын “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдеев тапшырды.
Район үзәгенең Көньяк микрорайонындагы Советлар Союзы Герое, якташыбыз Цаплин урамы башкалардан нык аерылып тора. Монда асфальт түшәлгән, матур итеп тротуарлар ясалган. Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән ике катлы затлы йортлар - урамга тагын бер бизәк. “Нурлатнефть” идарәсендә электромонтер булып эшләүче Александр Волков гаиләсе шушы йортларның берсенә ия.
-Татнефть” җәмгыятенең авыл җирлегендә торак төзү программасы кысаларында Чирмешәндә 12 шундый торак төзелә. Анда нефтьчеләребез яшәячәк. Ә аерым йортың булу – зур бәхет инде ул. Гомумән, безнең компания халыкка һәм үз хезмәткәрләренә күп төзи, - диде Рөстәм Мөхәммәдеев. -Төзүчеләргә, бигрәк тә, район җитәкчелегенә рәхмәт, бу йортларны ялан кырда бастырмадык, монда газ, су, ут кергән, юл салынган, канализация челтәрләре ясалган – болар да бик зур хезмәт бит.
Рөстәм Нәбиуллович Волковларга өйләренең ачкычын тапшырып, аларны тагын бер бүләк - яңа телевизор белән дә сөендерде.
-Бик зур рәхмәт, шулай кайгыртканыгыз өчен. Безне нык шатландырдыгыз, - диде гаилә башлыгы Александр.
Ике ул, бер кыз үстерүче Волковлар моңа кадәр район үзәгендәге күп фатирлы йортта яшәгәннәр. Анда кысанрак иде, диләр.
-Ходайга шөкер, хәзер өйдә һәркемнең үз бүлмәсе бар. Терраса гына ни тора! Беседка да кирәкми, кунаклар чакырып, рәхәтләнеп ял итеп була. Монда бит барысы да әзер, мебелеңне ташы да күчен. Ә ипотека бурычын, эшләп торсак, капларбыз дип ышанам, исән генә булыйк, - дип шатлыгын уртаклашты “Софьевка” карьерында икътисадчы булып эшләүче хуҗабикә Екатерина.
Яңа өйнең икенче катында өч йокы бүлмәсе бар, беренче катта аш бүлмәсе белән зал берләштерелгән. Ике катта да санузел урнаштырганнар.
Волковларның Чирмешән лицеенда укучы 6-8-10 яшьлек балаларына яңа урамда дуслар да күп булыр. Ачкыч тапшыру тантанасында катнашып, нефтьчеләргә рәхмәт әйткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сүзләренчә, әлеге Көньяк микорайонда барлыгы 400гә якын йорт булачак. Монда мәдәният йорты, балалар бакчасы, кибетләр төзү дә күздә тотыла. Микрорайон урамнарын федераль программа кысаларында төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк.
фото: автор
Чирмешәннән Волковлар гаиләсе нефтьчеләр ярдәме белән яңа торакка ия булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев