Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр йортында Рәхмәт флешмобы үткәрделәр

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бу көннәрдә карантин режимында. Мондагы хезмәткәрләр ике атна дәвамында беркая чыкмыйча, шунда яшәп эшлиләр.

Коронавирус чирен кисәтү максатында, әлеге  режимга  27 апрельдән күчтеләр. 10 майга кадәр эшләгән унике хезмәткәрне 11еннән икенче смена алмаштырачак.

-Изоляцияләнү чорына хезмәткәрләребез өчен дәүләт акчасына алдан ук азык-төлек запасы булдырдык. Аннан соң безгә  райондашларыбыз да нык булыша. Эшмәкәр Альберт Латыйпов исә эшчеләребезгә ипине бушлай китерә. Игелекле якташларыбызның барысына да рәхмәт, без алар хөрмәтенә флешмоб үткәрдек, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.

Карантин чорында картлар йортына беркемне кертмиләр, чыгармыйлар. Ике көнгә бер - ипи  һәм атнага ике тапкыр сөт китерүчеләр товарларын капка янындагы өстәлгә куеп калдыра. Сөйләшүләр телефон аша гына, алар белән якыннан аралашу юк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев