Чирмешәннең Җиңү паркында төзүчеләр эшли
Район үзәгендәге Җиңү паркында төзекләндерү эшләре бара.
Быел төзүчеләр 9 миллион сумлык эш башкарырга тиешләр. Монда яңабаштан җәяүлеләр сукмаклары ясалачак, яңа кече архитектура формалары барлыкка киләчәк, заманча утыргычлар, яктырткычлар, чүп савытлары урнаштырылачак, хәрби техника элеккеге урыннарыннан яккарак күчереләчәк. Әлеге зонаны яшелләндерүгә дә игътибар биреләчәк.

Киләсе елда төзекләндерү эшләрен күл тирәсендә дәвам итү планлаштырыла.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев