Чирмешәнлеләрне юбилейлары белән Путин да котлады
Чирмешәндә яшәүче Татьяна Соснина һәм Кече Чегодайда гомер итүче Аркадий Енизиркин бер үк көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларын үткәрделәр.
Эш көне булуына карамастан, Татьяна Михайловнаны гомер бәйрәме белән котларга Тольяттидан һәм Ульяновскидан кызлары кайткан, туганнары, дуслары килгән.
-Элек әни Октябрьская урамында яши иде, бу квартираны аңа, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, республика программасы нигезендә бирделәр, - ди кызы Валентина Николаевна. – Ләкин әни элеккеге күршеләре белән араны өзми, алар аралашып торалар. Бүген туган көненә дә килделәр. Гомумән, безнең әни ачык йөзле, аралашучан һәм бик акыллы кеше. Инде үзебез дә яшь түгел, шулай да гел әнидән киңәш сорыйбыз. Олы яшьтә булса да, ул бөтен өй эшен үзе башкара. Чиркәүгә дә йөреп тора. Без аны үзебезгә чакырабыз, әмма аның Чирмешәннән китәсе килми. Көн саен кесә телефоныннан сөйләшеп хәл белешәбез.
Татьяна Соснина гомере буе статистика бүлегендә хезмәт куйган. Бүген аны юбилее белән котларга элеккеге эш урыныннан да килгәннәр иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның истәлек бүләген тапшырдылар.
Кече Чегодайда яшәүче Аркадий Енизиркинга да 90 яшь тулды.
Ул Аксубай районында туып үскән. Армиядә хезмәт итеп кайткач, узган гасырның 50 нче елларында чирәм җирләрне үзләштерүдә дә катнаша. Аннан соң озак еллар Бөгелмә районында нефть оешмасында эшли. Һәм менә инде 20 елга якын Чирмешәндә Валентина Тимофеевна белән гомер итәләр. “Ул минем иң кадерле кешем”, - ди ягымлы тавышы белән Аркадий Тимофеевич тормыш иптәше турында. Алдагы ял көннәрендә алар да кунаклар көтәләр, бабайның туган көненә туганнары һәм якыннары җыелырга тиеш.
Ә юбилей көнендә аны район хакимиятеннән килеп котладылар, аңа да Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев