Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне Президент бүләкләде

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Самат Зәки улы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән район үзәк больницасының Якты...

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Самат Зәки улы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән район үзәк больницасының Якты Тау фельдшер-акушерлык пункты мөдире Имамиева Рәмилә Якуп кызына "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте механизаторы Җиһангиров Азат Рәхимҗан улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Авыл хуҗалыгы үсешендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кудряшов Сергей Ильич, мәгариф өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1нче Чирмешән урта мәктәбе директоры Плотников Виктор Александрович Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, икътисади өлкәсендәге казанышлары өчен финанс-бюджет палатасының исәп - хисап бүлеге начальнигы Әхмәдулллин Сирень Сәлим кызы "Финанс эше отличнигы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Әлеге бүләкләрне якташларыбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешәндә, район Советының кырык алтынчы утырышында тапшырды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан