Чирмешәнлеләр яңа салым режимыннан курыкмыйлар
Бүген без һәр тәкъдим ителгән хезмәт үз клиентын таба торган заманада яшибез. Чирмешәннән Аля Давиденко да үз эшен ачып җибәргән – ул дистанцион рәвештә читтән торып белем алырга теләүче студентларны уку йортларына җыя.
Аля Анатольевна моның белән күптән шөгыльләнә. Аның хезмәтләре белән инде байтак якташларыбыз файдаланган.
Ул районда беренчеләрдән диярлек үзмәшгуль булып теркәлгән, аңа кадәр шәхси эшмәкәр статусында саналган.
-Минем өчен үзмәшгуль булу кулайрак, - ди Аля Анатольевна. – Үзем генә эшлим, хезмәткәрләр җәлеп итмим. “Һөнәри керемгә салым” системасыннан кешеләр яллап эшләтүчеләр, сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләр, айлык керемнәре 2 миллион 400 мең сумнан артып китүчеләр файдалана алмый. Үзмәшгульлек режимына күчкәч, салым да сизелерлек азайды, алайса элек нәрсә өчен түләгәнне дә белми идем. Шуның өстенә касса аппараты да кулланырга кирәкми, ул да шактый чыгым таләп итә бит, барлык исәп-хисап «Мой налог» кушымтасы аша башкарыла. Димәк, миңа үзмәшгуль булып теркәлү отышлырак дигән фикергә килдем. Аннан соң мин хезмәттәшлек итүче уку йортлары да үзмәшгульлек системасына күчәргә тәкъдим иттеләр, бу ышанычны арттырды.
Земфира Тузилова – тырнак ясау остасы. Үз эшен күптән түгел генә башлаган һәм үзмәшгуль булып теркәлгән.
- Бу режим законсыз эш алып барган өчен штрафлардан курыкмыйча, үз эшең белән кыю шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Салымны азрак түлисең һәм документлар белән дә йөрергә кирәкми, - ди Земфира.
-Бездә «Һөнәри керемгә салым» дигән үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 325 кеше теркәлгән, - ди районда үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч - төбәк вәкиле Ленар Камалов. – Әлеге мәсьәлә буенча сораулар булса, Чирмешәннең Титов урамындагы 26 нчы йорт адресы буенча, «Мои документы»га мөрәжәгать итеп була. Яисә 8-904-67-66-781 телефон номеры буенча да консультация алырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны сайтта табарга була www.tvoedelo.pro.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев