Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, Яңа елда штраф сукмасыннар үзегезгә

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә фейерверкларны район үзәгендә Сабан туйлар уза торган стадион янәшәсендәге атлар узыштыру мәйданында гына аттырырга ярый. Салют җибәрү өчен андый куркынычcыз урыннар башка авылларда да билгеләнергә тиеш.

Безгә бу хакта районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр иттеләр: 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, республикадагы кебек, районда да  янгыннарга каршы катгый режим кертелә. Бу чорда пиротехник эшләнмәләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмаучыларга карата зур штрафлар каралган:  гражданнарга – 2 мең сумнан - 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга  15 меңнән - 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 4000 меңнән -  500 мең сумга кадәр.

-Пиротехник эшләнмәләрне  игътибар белән, карап алырга кирәк. Беренчедән, куркынычсызлык сертификаты булсын. Икенчедән, аның белән эш итү инструкциясе рус телендә язылырга тиеш. Фейерверк тартмасының  пөхтәсезлеге,  тышының тигез ябыштырылмавы яки фитиле кыек булу – аның кулдан гына ясалганлыгына  ишарә. Ә андый эшләнмәләрне куллану куркыныч, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев