Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр яңа бәрәңге ашый

Әле кайчан гына утырткан идек кебек, инде алыр чак та җитә. Сүз - бәрәңге турында.

Белгечләр әйтүенчә, безнең республикада бәрәңгене, нигездә, сентябрь урталарында ала башлыйлар. Ләкин төрле сортлар төрле вакытта өлгерә, аннан соң бер районда яшәсәк тә, берәүләр аны иртәрәк, башкалар соңрак утыртырга гадәтләнгән. Шулай да инде күпчелек яңа уңыштан авыз иткәндер. Чирмешәнлеләр “икенче икмәк” уңышыннан канәгатьме икән?

Валентина Мынова (Шешминка): -  Бәрәңгене Җиңү көне тирәсендә утырттык. Орлык үзебезнеке, күптәннән алыштырган юк. Без “Адретта” сортлы бәрәңге утыртабыз. Бакчабыз зур түгел. Яңа уңышны казып карадык, начар түгел, каз йомыркасы чамасы. Үсәргә бер ай вакыт бар бит әле. Авылдашлар да зарланмыйлар, яхшы уңышка өметләнәләр.

Фәүзия Шарапова (Кармыш): - Йорт янында участогыбыз зур түгел, шуңа бәрәңгене кырга утыртабыз. Бездә аның нинди генә сорты юк: иртә һәм соң өлгерә торганы, кызылы да, сарысы да... Берсе уңмаса, башкасы уңар дибез. Аннан соң бит ел төрлечә килә, бер елны бер сорт яхшы үсә, икенче ел башкасы өчен уңышлы була. Август керүгә, бәрәңгене казып карадык. Узган елгы кебек үк түгел, азрак, тамырында күп булса – вак, эреләре – бер-ике генә чыга. Без бит артык тәрбияләмибез дә, әби- бабайлардан килгән ысул белән үстерәбез, ике тапкыр матиклыйбыз, бер кат өябез һәм Аллага тапшырабыз.

Наталья Аютова (Әккәрәй): - Бездә бәрәңгене иртә утырталар, иртә ала башлыйлар да. Апрель ахырында утырткан идек, август урталарында алырга планлаштырабыз. Башка еллар белән чагыштырганда, быел бәрәңге эре түгел.

Лидия Харитонова (Девичья Поляна): - Июль аенда ук яңа бәрәңге ашый башладык. Быел сабаклары иртә кипте, шуңамы, бәрәңге дә үсә алмаган бугай. Бакчаны трактор белән түгел, мотоблок белән генә эшкәрттек, шуның аркасындадыр дим, чүп басты. Башка елларны трактор сөрә иде, болай ук чүп үсмәде. Без бабай белән икәү генә яшибез, күп кирәкми, булганы җитәр.

Чирмешәндә яшәүче Фирдәвес Нуретдинова турында без бер язган идек инде, ул бәрәңгене салам астында үстерә. Аңардан да быелгы уңыш турында кызыксындык.

-Бәрәңгене быел да түтәлләрдә, салам белән каплап үстердем, - ди Фирдәвес. – Июль аенда бик эссе булды, шуңа да салам калынрак урыннарда бәрәңге сабагы һаман да яшел тора, уңыш та яхшы, ә салам азрак эләккән орлыкларның сабаклары кибеп бетте. 

«Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдиновны тыңлыйк.

 - Быел бәрәңге өчен эссе булды, ул 28 градуста үсүеннән туктый. Безнең районда бәрәңге өлгерсен өчен 90 көн кирәк, бу иртә өлгерүче сортларга кагылмый. Сабагы корыган булса, иртәрәк тә алырга мөмкин. Бәрәңгене ала башлаганчы, участокта әзерлек эшләрен үткәрү мөһим. Уңышны сабаклар кипкәч кенә ала башларга кирәк. Әгәр дә ул әле тулысынча кипмәгән булса, казырга ике атна калгач, аны чабып куярга. Мондый очракта, бәрәңгенең кабыгы калыная, төрле авыруларны китереп чыгаручылар да азая. Бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул нык булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Бәрәңгене кояшлы, коры көнне казырга, киптерергә. Алган уңышны ике атна караңгы бинада тотарга кирәк. Нәкъ шул вакытта аңардагы авырулар күренә башлый. Шуннан соң гына бәрәңгене, аралаштырып, саклауга салырга ярый.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев