Чирмешәнлеләр өчен 2021 ел ничек истә калды?
Чирмешән районында 2021 елда нәрсәләр булды?
- Иске Сережкино авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты – яңа кибет ачылды. Анда сатучы булып Надежда Ермишова эшли.
- Әккәрәйдә оештырылган Моржлар бәйрәмендә 82 яшьлек Раиса Квакова да бәкедә су коенды.
- Гыйнвар урталарында Иске Үтәмештә салкынлык 45 градуска диярлек җиткән.
- Чирмешәннән Сергей Малешин карны үзе ясаган, “Ока” двигательле трактор белән чистарта.
- Февральдә районда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.
- Әмирдә бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар көче белән үзгәртеп корылган яңа мәчет бинасы кабат үз ишекләрен ачты.
- Керкәледә, Кармышта - ФАП, Түбән Кәминкәдә табиблык амбулаториясе биналары файдалануга тапшырылды.
- Кайбер авыллар халкы төлкеләр ияләшүеннән зарланды.
- Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык-2021” республика фестиваленең зона турниры узды. Жюри сигез районнан килгән балаларның 200дән күбрәк чыгышын бәяләде.
- “Безнең Чирмешән” район газетасы 90 еллык юбилеен үткәрде.
- Район газетасы оештырган шахмат бәйгесе җиңүчесе – Яңа Элмәледән 21 яшьлек Николай Петров.
- 2021 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары – Чирмешәннән Александр Чупахин, Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшиннар вафат булды.
- Быел район мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 109 укучы тәмамлады.
- “Туган як җәүһәрләре” халык иҗатының район фестивалендә Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты җиңү яулады.
- Татарча көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, мәрхүм Ильяс Галимовны туган авылы Туймәттә искә алдылар.
- Район Сабан туеның көрәштә баш батыры – Туймәттә туып үскән, Әлмәттә яшәүче Марат Кәримов.
- Иншар поселогы һәм Әмир авыллары тарихына кагылышлы китаплар дөнья күрде.
- Петр Кириллов туган авылы Әккәрәй өчен бик изге гамәл башкарды – инде суы кипкән чишмәне төзекләндерде.
- Иске Элмәледән Петр һәм Марина Колесниковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар.
- Июль аенда районга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте.
- Светлогорск бистәсендә ун бала үстергән Иван һәм Людмила Селивановлар алтын туйларын үткәрделәр.
- Быел җәй коры булды. Кыяр, помидорлар үсеп китә алмыйча азапланды. Бәрәңге уңышы әллә ни сөендермәде.
- Августта авыл хуҗалыгында кече сан алу узды, ә көзен халык санын исәпкә алдылар.
- Түбән Кармалкада “Авыл көне” үтте.
- Кызыл Чишмә халкы суны яңартылган үткәргечләрдән ала.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев