Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, бәйрәмнәрдә сак булыйк!

Ни кызганыч, Яңа ел бәйрәмнәрендә ут белән бәйле хәвеф-хәтәрләр ешая. Төп сәбәп – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен санга сукмау. Бәйрәмнәр фаҗигагә әйләнмәсен өчен, гади кагыйдәләрне төгәл итеп үтәү мөһим.

Беренчедән, чыршыны җылыту җиһазларыннан һәм җиңел кабына торган әйберләрдән ераграк куярга кирәк. “Яшел кунак”ны бизәр өчен шәм, мамык яки кәгазь кулланмагыз. Тагын шунысы бар, арзан, билгесез җитештерүчеләрнең электр гирляндалары ут чыгарырга мөмкин. Йокларга ятканда гирляндаларны сүндерергә онытмагыз.

Яңа елда йорттагы янгыннарга еш кына салютлар сәбәп була. Аларны һәм фейерверкларны урамда, кешеләр һәм тораклардан ерак, рөхсәт ителгән урыннарда гына кулланырга кирәк.

-Бина эчләрендә уздырылучы бәйрәм чаралары вакытында да уяу булыйк. Анда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше булу шарт. Чыршы бәйрәмнәрендә балаларны күз уңыннан югалтмау мөһим. Ут чыккан очракта исә, 01, 2-57-01 яки 101 (кесә телефоныннан) номерларын җыеп, кичекмәстән  янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев