Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүчеләрне экскурсияләрдә йөртәләр
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрнең күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Биредә алар өчен даими рәвештә чаралар уздыралар.
Соңгы вакытта өлкәннәрне экскурсияләргә еш алып чыгалар икән.
Әйтик, әби-бабайларны Сабантуй чишмәсе янына ял итәргә алып төшкәннәр, икенче юлы аларны туган як тарихы музеена алып барганнар.
Моның өчен йорт-интернатның үз автобусы бар.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев