Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүче әби-бабайларның бүлмәләрен бизиләр

Районның мәгариф учреждениеләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне кабат сөендерделәр, бу көннәрдә мәктәп коллективлары әби-бабайларның бүлмәләренә ямь өстиләр.

-Соңгы вакытта йорт-интернатта яшәүчеләрнең бүлмәләре яңа төс ала. Өстәлләрдә, стеналарда, тумбочкаларда гөлләр, фотолар, картиналар  барлыкка килде. Аларны безгә мәктәп вәкилләре алып килә. Кайберәүләр, хәтта, үзләре кереп, бүлмәләрне бизәп чыгалар, - ди йорт-интернатның социаль хезмәткәре Фәридә Низаметдинова.– Мондый үзгәрешләрне күреп, өлкәннәребезнең күңелләре тула, күзләре яшьләнә. Әйтик, бер әбигә Иске Кади авылыннан сугышта һәлак булган әтисенең фоторәсемен алып килделәр. Әби-бабайларны туган авылларының күренешләре төшерелгән фотолар да битараф калдырмый. Форсаттан файдаланып, районның мәктәп коллективларына шундый изге гамәлдә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев