Чирмешәндәге ярминкәдә корбанга сарыклар саттылар
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә 5-8 мең сумга - корбанга сарыклар да саттылар. Алучы тиз табылды. Ярминкәдә 1500 сумга тере казлар, килосы 300 сумга яңа суелган ит, яшь бозаулар, шулай ук үрдәк, чебешләр, яшелчә дә бар иде. -Монда килеп, көрпәгә, катнашазыкка, онга да заказ бирдем әле, - ди Югары Чегодайдан...
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә 5-8 мең сумга - корбанга сарыклар да саттылар. Алучы тиз табылды.
.jpg)
Ярминкәдә 1500 сумга тере казлар, килосы 300 сумга яңа суелган ит, яшь бозаулар, шулай ук үрдәк, чебешләр, яшелчә дә бар иде.
.jpg)
.jpg)
-Монда килеп, көрпәгә, катнашазыкка, онга да заказ бирдем әле, - ди Югары Чегодайдан 75 яшьлек Җәмилә апа Бәдриева. -Бүген үк китереп бирәбез, диделәр. Акчабыз бар, Аллаһыга шөкер, пенсияне вакытында алабыз. Тавыклар, үрдәкләр, 4 кәҗә дә асрыйбыз.
Берәү 8 килолы чиләген 200 сумга яңа казып алынган бәрәңге сата, свежий кәбестә, чия, бал, суган, сарымсак, мәтрүшкә, май, колбаса, карбыз ише ризыклар да бар. Кием дә, вак-төяк кирәк-ярак та алып килгәннәр.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев