Чирмешәндәге өлкәннәр йортында әбиләр кинога йөри
Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче якташлар Чирмешән өлкәннәр һәм инвадидлар йорт-интернатына 40 мең сумлык зур экранлы видеопроектор алып бирделәр.
Дөресрәге, аның сертификатын Чирмешәндә узган якташлар очрашуында бүләк иткәннәр иде. Инде менә бүләк үзе кайтып җиткән.
- Экраны зур. Аңа флэшка куеп, кино карарга мөмкин. Әбиләр, бабайлар рәхәтләнсеннәр. Якташларга бик зур рәхмәт, - ди әлеге йорт директоры Илшат Закиров.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев