Чирмешәндәге "Изге йөрәк" бүлекчәсен әбиләр һәм бабайлар яхшы белә
“Изге йөрәк“ өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә үз эшенә бирелгән, сабыр, мактаулы хезмәткәрләр аз түгел. Инде 15 ел биредә эшләүче Гөлүзә Фәртдинованы, мәсәлән, гел башкаларга үрнәк итеп куялар. Җаваплы, игътибарлы, авторитетлы һәм хөрмәтле ул. Рәсеме районның Мактау тактасында торды. Быел, юбилее уңаеннан, аңа Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт белдерде.
Гөлүзә Мингариф кызы 80 яшьтән өлкәнрәк алты әбигә әни кебек: аларга кибеттән ашамлыклар, даруханәдән дарулар алып килә, коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрен башкара, юа, җыя, ашарга да пешерә. Кирәк икән, беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белә.
-Гөлүзә Мингариф кызы турында мактау сүзләре генә ишетәбез, - ди “Изге йөрәк“нең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова. -Андыйлар – башкаларга үрнәк, коллектив горурлыгы.
-Мин уңдым – Гөлүзә Фәртдинова чыннан да изге йөрәкле, ару-талуны белмәүче социаль хезмәткәр, - ди Чирмешәндә яшәүче, быел 90 яшен тутырачак хезмәт ветераны Антонина Ромина. -Кызым кебек якын кешегә әверелде ул, рәхмәт яусын.
Юлчылар урамында, сугыш ветераннарының тол хатыннарына дип бирелгән күпфатирлы йортның бер бүлмәсендә яши Антонина Ивановна. Монда бөтен уңайлыклар тудырылган: суы, канализациясе, газы бар. Бөтен җир чиста, пөхтә.
Кырык ике ел почтада макталып хезмәт куйган ветеранның ире Дмитрий Ильич Бөек Ватан сугышында катнашкан, инде күптән вафат. Бергә үстергән өч уллары, шөкер, исән. Әниләренең хәлен белеп торалар.
-Антонина Ивановна бик чиста, ачык, ипле кеше, - ди социаль хезмәткәр Гөлүзә Фәртдинова. -Әнием кебек инде, бер-беребезгә серләребез дә сыя. Бергә көләбез, бергә елыйбыз. Тәмле әйбер пешерсәм, аңа да алып киләм. Ул шундый игътибарлы: балаларым турында, өй хәлләре турында сораша, ярдәм итәргә атлыгып тора.
Антонина Ромина “Чирмешән“ торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәеновны да мактап телгә алды, ул монда яшәүчеләрнең мәшәкатьләрен белеп яши, кирәк икән, ашыгыч чара күрә, игътибарлы җитәкче.
“Изге йөрәк“ бүлекчәсенең 46 социаль хезмәткәре райондагы 192 әби-бабайга хезмәт күрсәтә.
Ярдәмгә мохтаҗ Минхаҗәр Зарипова, Мәрьям Гафурова да әлеге социаль хезмәткәргә - Гөлүзә Фәртдиновага рәхмәтләрен кызганмыйлар.
-Эшкә керешкәндә, яшермим, җиңел булмады, тәҗрибә юк иде бит, - ди Гөлүзә Фәртдинова. -Өлкән кешеләрнең характер үзенчәлекләрен өйрәндем, хезмәттәшләремнән киңәш сорадым. Башкаларга булыша алуым рәхәтлек бирә, үземдә дә көч, оптимистик рух арта.
Туймәттә 90 яшьлек инвалид Тәскирә Ишмөхәммәтова инде күп еллар урын өстендә. Хәзер аны Роза Кәримова карый. Ветеран шулай кадер-хөрмәттә, социаль хезмәткәр эшенә бер дәгъвасы да юк, диләр.
Чирмешәндә яшәүче бер ялгыз бабай, башка якын кешеләре булмагач, үзен озак еллар яхшы тәрбия кылган социаль хезмәткәргә хөрмәт йөзеннән, шәхси йортын васыять итеп милеккә калдырган.
Иске Үтәмештә Шәүкәт һәм Руфия Хөснетдиновлар күршеләрендә генә яшәгән инвалид, күзләре бөтенләй күрмәүче Мәрхүмә әби Мөхәммәтшинаны үзләренә асрамага алганнар. Урын-җире чиста, тәрбия яхшы. Инде бер елга якын Хөснетдиновларда ул, кырын караш сизмичә гомер итә. Хөснетдиновларга, билгеле, дәүләт акча түли. Әмма бу изге, мәшәкатьле эшне акча белән генә бәяләп бетерә алмыйсың.
“Изге йөрәк“ үзәге социаль хезмәткәрләре бик күп юнәлешләр буенча эшлиләр, төрле тәрбияви, профилактик чаралар уздыралар, башкарылганнар турында отчет бирәләр, көндәлек тутыралар.
Үзәк уңышсыз, авыр тормыш хәлендәге олыларны һәм балаларны да күз уңында тота. Андыйлар янына еш баралар.
“Изге йөрәк“ “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге“нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе райондагы ярдәмгә мохтаҗ әбиләр һәм бабайлар, авыр тормыш хәлендәгеләр өчен таныш урын. Монда килүчеләрне игътибар белән тыңлыйлар, закон кысаларында ярдәм итү юлларын эзлиләр.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев