Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә зур күперне үзгәртеп коралар

Яңа күпер төзелеше якынча ике елга сузылачак.

Бу объектта бүген үк эш кайный. Өч экскаваторга, Казандагы төзелеш фирмасы осталарына әле бер ай чамасы иске күперне сүтәргә, демонтаж үткәрергә туры киләчәк. Мастер Фәрит Нурхаммәтов шулай диде.

Зур Чирмешән аша 60 ел элек салынган әлеге үзәк күпер янәшәсендә, аңа беркетеп диярлек сузылган коммуникацияләрне шушы көннәрдә сүтеп, газ линиясен яңа урыннан, җир астыннан да үткәргәннәр. Телефон кабельләре дә башка урыннан уза.
Күпер өлеше, аңа килү-китү юлы 130 метр чамасы озынлыкта. Терәк баганалар, корылмалар таш, бетон, тимер, юан арматура, торбалар кулланып, нык итеп эшләнгән булган.

 

-Кызганыч, бу күпер тузган, бер өлеше ишелә башлаган, хәрәкәт өчен куркыныч хәлгә килгән иде, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. -Райондашларыбызның, аеруча Амур ягында яшәүчеләрнең, вакытлыча  кыенлыкларны аңлап кабул итүләрен телибез.

Республика программасы буенча үзгәртеп корылачак күпер төзелешенә 163 миллион сум акча бирелә.
Иске күперне сүтүчеләр эшләрен төгәлләгәч, монда Алексеевскидан башка осталар, күперләр төзүче подрядчы оешма бригадалары килеп, яңа күпер сала башлаячаклар. Әлегә исә район үзәгенең көньягыннан төньякка, бер яктан икенче якка, әйләнгеч юлдагы зур күпер аша барырга мөмкин. Җәяүлеләргә асылмалы басма – күпердән йөрергә туры килә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев