Чирмешәндә үзмәшгульлекне документлаштыручылар күбәя бара
Районда «Һөнәри керемгә салым» дигән үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 179 кеше теркәлгән, шул исәптән 20 се 14 яшь тулган яшүсмерләр.
Яңа салым режимыннан файдаланучылар арасында йөк ташучылар, пай җирләрен эшкәртүчеләр, чәчтарашчылар, маникюр осталары, торт һәм башка камыр ризыклары пешерүчеләр, эретеп ябыштыручылар, шулай ук бухгалтерия документларын эшләүдә хезмәт күрсәтүчеләр, техника ремонтлау осталары, аниматорлар һәм репетиторлар да бар.
Үзмәшгульлеккә күчүчеләр Чирмешән, Лашман, Иске Кади, Югары Кәминкә, Ульяновка авыл җирлекләрендә күбрәк.
Үзмәшгульләрне теркәүче район комиссиясе 200 нче булып теркәлүче эшмәкәргә махсус бүләк тә бирәчәк.
Сораулар булса, Чирмешәндәге Титов урамында 26нчы йорт адресы буенча, «Мои документы» га мөрәжәгать итеп була, төбәк вәкиле Ленар Камилович Камалов (тел. 89046766781).
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев