Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәгән өч бала әнисе операциядән соң тернәкләнә алмаган

Район үзәгендә өч бала әнисе Галия Гарәф кызы Мөхәммәтшинаны соңгы юлга озаттылар. Якташыбыз белән хушлашырга йөзләрчә кеше килде.

Ул операциядән соң терелеп китә алмаган, инде берничә ай авырып торган. 39 яшьлек Галия Мөхәммәтшина район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасында эшләде. Ире Рифат белән өч кыз үстерделәр, алар бик яшь шул әле, берсе – җиденче, икенчесе беренче сыйныфта укыйлар, кечеләренә 3 кенә яшь. Әни бик кирәк вакыт! Нишләтәсең, үлем сорап килми. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!

-Галия авыргач, бик күпләр хәлебезгә керделәр, матди һәм рухи ярдәм күрсәттеләр, барыгызга да зур рәхмәт, - диде мәрхүмәнең бүген бик хәсрәтле ире Рифат. Ходай сабырлык бирсен.

Без бу тату, уңган гаилә турында узган ел күләмле язма бастырган идек, шуны кабат тәкъдим итәбез. Галиянең рухына дога булып барсын!


Алардагы пөхтәлеккә, зәвык белән төзелгән өйләренә, байлыкларына: алар бит өч кыз (!) үстерә - сокланып кайттым. Балаларын милли җанлы, татар телле итеп тәрбияләүләре дә хөрмәт уята.

Пөхтәлек ишек төбеннән башлана

Гаилә башлыгы Рифат Чирмешәндә туып үскән, нефтьче оператор, Галия – Керкәле авылыннан, Алабуга педагогия институтын тәмамлаган татар-төрек теле укытучысы, район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Өйләнешүләренә 13 ел. Олы кызлары Язилә лицейда, быел 7 нче сыйныфта укыячак; икенчесе - Ләйлә 1 нче сыйныфка җыена; төпчекләре Адиләгә 3 яшь, быел балалар бакчасына барачак. Аларның әти-әниләреннән ничек танышулары хакында кызыксындым.

-Галия Күтәмәдә эшли, мәктәптә укыта иде, минем дә эш урыным шул авылда. Юлда аны утыртып кайткаладым, берсендә авылларына илттем, ул якта йомышым бар иде, дип хәйләләргә дә туры килде әле. Галиянең матурлыгын, тыйнаклыгын ошаттым, - дип сүз башлады Рифат.

-Галия, ә Рифат?

-Чамалы әрсез булгандыр, акыллы, тәртипле, ә эчмәвен, тартмавын соңрак белештем. Сөйләргә ярата иде, тыңларга кеше тапты инде үзенә. Хәзер, киресенчә, күбрәк мин сөйлим, ул тыңларга ярата бугай, - дип көлә Галия.

Яшь гаилә, өйләнешкәч, әүвәл Чирмешәндә төп йортта яши. Килен – каенана туфрагыннан, диләр: Галияне яратып кабул итәләр Мөхәммәтшиннарда.

-Каенанам Җәмилә бернигә дә каршы килмәде. Гаеп эзләмәде, ничек беләсең, шулай эшлә, диде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, бигрәк тә пешерергә. Ул һөнәре буенча пешекче, аш-суга оста. Үзе әйтмешли, барын да “чама белән” генә сала кебек, ә ризыгы телеңне йотарлык килеп чыга, - ди "килен мәктәбен" узган хуҗабикә.

-Әни кебек тәмле пешерүче булгач, мин дә хатыннан уңдым, бу да – зур бәхет, - ди Рифат та, уенын-чынын кушып.

Мөхәммәтшиннарның Курасанов урамындагы яңа өйләрендә, алда әйткәнемчә, идеаль чисталык. Бар да урында. Болар соң өйләрендә артык берни тотмыйлармы әллә?! Биш кешелек гаиләнең ишек төбендә аяк киемнәре бу кадәр генә булырга тиеш түгел бит инде. Савыт-сабаларын кайда саклыйлардыр?!

-Чисталыкны үз әнием Фидания сеңдерде, - ди Галия. -Пөхтәлек һәм ир-атны хөрмәт итеп яшәү – аның өчен иң беренче урында. Безне дә шулай тәрбияләде.

Гаилә башлыгы да эш тирәсендә төшеп калганнардан түгел икән. Ишегалдыннан, хуҗалыгыннан ук күренеп тора: матур, курчак кебек өй, чисталык - капка төбеннән үк.

-Ир-ат эшен кешедән эшләткән юк, - ди Галия. - Рифат сварщик та, электрчы да, агач эшенә дә оста.

-Үземне яхшы сварщиктыр, димим, әмма үземә ошый. Бу эшкә әнинең туганы Сәгыйть абыйдан өйрәндем. Аннан соң, без үскәндә Чирмешәндә күп төзиләр иде, төзелешләрдә малайлар белән бер-беребезгә булыша-булыша эшләргә өйрәндек. Бу яктан әтием Самат та үрнәк, - ди ир кеше.

Рифат мәчет тормышында да бик актив, намазларны калдырмый.

-30 яшьтән дин юлына бастым, хәзер 39да. Әүвәл ураза тотып карадым. Ураза күңелне чистарта икән. Шуннан дингә тартыла башладым. Галия миңа кадәр үк намаз укый иде, мәрхүм Гарәф бабай - Галиянең әтисе дини кеше булды.

Иң кирәкле, затлы тел

-Балаларыгыз бик матур татарча сөйләшә. Милли телне сеңдереп үстерәсез, -дим аларга.

-Мин Чирмешәндә үскәч, русча укыгач, әле өйләнешкәч тә рус сүзләре кыстырып сөйләштергәли идем. Шуңа күрә үземнең телне дә “чистарту”, балаларны татарчага өйрәтү өчен өйдә гел татарча гына сөйләшергә дип сүз куештык. Русчаны алар бакчада, урамда, мәктәптә дә өйрәнә. Ә менә ана телен онытырга мөмкиннәр. Үзең бу яктан үрнәк булмасаң, алар ничек татарчаны өйрәнсен инде. Билгеле, рус телен дә яхшы белергә кирәк, Россиядә яшибез. Күп тел белсәң тагын да шәп. Телне саклау – ул динне дә саклау, бу ике төшенчә үзара бәйләнгән, - дип фикерен белдерде әлеге уңайдан гаилә башлыгы.

-Лицейда, балалар бакчасында Язиләнең, Ләйләнең укытучылары, тәрбиячеләре нык тырышып эшлиләр. Кызларыбыз татар теле буенча конкурсларда катнашалар. Ниндидер призлы урыннар да алгач, үзләренә кызык, шигырьләр ятлагач, сценкаларда катнашкач телләре тагын да чарлана, - ди Галия. -Адиләбез телевизордан балалар өчен татар телендә баручы “Шаян-ТВ” каналын яратып карый: “Шаян”ны кабыз” гына, ди. Шатланам инде балам шулай дигәч.

-Менә минем әти-әни авыл кешеләре, Лашманнан. Безне татарча гына сөйләштерәләр иде, - ди Рифат Мөхәммәтшин. -Минемчә, һәр милләт баласы үз телен белергә тиеш. Балалары белән вата-җимерә русча сөйләшүче әти-әниләрне аңлап булмый, әби-бабайларны бөтенләй дә. Кайбер татар ата-аналары мәктәптә татар телен укытуга каршы чыга, ничек инде ул алай?! Мин әрмән, грузин, француз, яһүднең, я шул ук рус кешесенең үз туган телен баласына укытуга каршы булуын һич күз алдына китерә алмыйм. Алар алай эшләмәс. Болай да бит, үз телен белмәгән буыннар үсеп килә, андыйлар Чирмешәндә дә күп, бу татар халкы өчен генә түгел, башка кайбер милләтләр өчен дә хас. Монда җитәкчеләр үрнәк булсын, беренче чиратта аларның балалары ана телен белергә тиеш. Башкалар ничектер, кайбер фәннәрне русча укытсалар да, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре күбрәк булсын дип уйлыйм. Татар теле өйрәнергә авыр диләр, ә кайсы тел, кайсы фән җиңел соң?

Галия гөлләр ярата, бакчасында да чәчәкләр күп. Кичен шуларга су сибәргә чыктылар. Тыңлыйм, эш арасында балалар үзара татарча аралаша. Билгеле инде, әти-әниләренең дә, апаларының да игътибар үзәгендә төпчекләре - Адиләне аеруча яраталар бугай.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев