Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче оныклары бабайларын кабат "очраштырды"

Чирмешәндә яшәүче Рәдиф Гайнуллин әти-әнисе ягыннан ике бабасын да кабат “очраштырды”.

Район үзәгендә, элеккеге МСО каршындарак, “боҗра” янындагы урында март азакларында ук урнаштырылган яңа баннерга күзе төшмәүчеләр сирәктер. Анда Лашманда яшәгән Вәгыйз Талип улы Талипов һәм чумачкалы Галимҗан Нотфулла улы Гайнуллиннарның зур фотолары урнаштырылган. Күкрәкләре тулы орден-медальләр.

Вәгыйз Талипов 1942 нче елда 18 яше дә тулмаган килеш сугышка киткән, Смоленск янында, Волхов фронтында да каты бәрелешләрдә катнашкан, Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары  белән бүләкләнгән. Кызганыч, яраланганнан соң, бер аяксыз калган.

Галимҗан Гайнуллин да, кодасы кебек, 1942 елда армиягә, сугышка алына, шулай ук Балтыйк буе җирләрендә дошманнарга каршы көрәшә.

-Менә шундый бабайларың белән ничек горурланмыйсың, - ди Рәдиф Рафик улы. –Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мин аларга кабат хөрмәтебезне белдерергә җай эзләдем һәм аны таптым – баннер ясатып, анда бабамнарның фоторәсемнәрен урнаштырттым. Бу эшне Казан һәм Әлмәт белгечләре белән киңәшеп, алар ярдәме белән башкардык. Баннер куйдырырга рөхсәт тә алдым.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев