Чирмешәндә яшәүче Нурхамәтовлар җиде инкубаторда чебеш чыгаралар
Аларның ишегалды, бакчалары кошчылык фабрикасы территориясе диярсең – бөтен җирдә тавыклар һәм чебешләр чемченеп йөри. Бергә кушып санасаң, алар 120 баш тирәсе. Әллә нинди токымлылар.
Элегрәк зур мал асраудан тәм тапкан Гадел Нурхамәтов бүген Чирмешәндә билгеле кош-корт асрау остасы.
-Бу шөгылем моннан 5-6 ел элек башланды, - ди 66 яшьлек якташыбыз. – Зоотехник белгечлеге алган улыбыз Диас “котыртты” моңа, әти, әйдә, яңа төр тавыклар үстереп карыйк әле, диде. Башта кечкенә инкубатор, аннары Самара өлкәсендә матур тавыклар күреп, аларның 100 данә йомыркасын сатып алдым да, 80 чебеш чыгардым. “Брама” исемле, декоратив токымлы иде алар, итләре тәмле, тере авырлыклары 5 килограммга да җитә. Йонлы аяклылар, тыныч характерлылар. Шуннан соң сакаллы, колаклары да йонлач, чыгышы Франциядән үк булган “февераль” токымлы чебешләрдән тавык ясадык. Башта үзебезгә генә үстерсәк, еллар узгач, таныш-белеш тә сорый башлады. Матур да бит әле алар. Кеше акыллары бар үзләрендә, ачык җир булса да, урам якка чыкмыйлар, күрше-тирә бакчасына зыян салмыйлар. Ашарларына бакчада үскән җимеш калдыгы да ярый. Кычытканны ваклаганнан соң, пешереп, шуңа арпа, бодай кушабыз. Җәйге вакытта салкын су да ярый, ә кышын алларына кар куябыз. Иртәнге сәгать биштә үк алар янында мин.
Нурхамәтовлар бакчасында чебешләр әллә ничә партия. Ике тавык, бер әтәчнең үз “компаниясе“. Аларны бер таныш фермерлары биргән кечкенә йомыркалардан чыгарганнар. Гәүдәгә зур түгелләр, әмма тәннәре тыгыз. Кечкенә тавыкларын “февераль” токымлы әтәч белән кушылдырып “туган” йомыркаларны тишеп чыккан чебиләр - бүген берничә дистә үк. Гомумән, Гадел Бари улы абзарларында, дистәләгән читлектә асралучы тавык һәм чебешләрнең барысы да үзләренең инкубаторында чыгарылган. Сораучылар да күп икән. Былтыр 1500 тирәсе чебешләрен сатып алганнар. Быел исә “уңыш” азрак, сораучыларга җитмәгән дә.
-Йомыркалар җитмәде, - ди Гадел Нурхамәтов. – Сатып алырга кыйммәт, нәселле тавыклар йомыркасының бәясе – бер данәсе апрель аенда 50 сумга җитте.
Доминант токымлы чебешләре дә бар икән. Үз тавыклары утырып чыгарган. Алары бик кечкенәләр әле.
Нурхамәтовларда инкубаторлар җидәү үк. Чебиләрне чама белән яздан августка кадәр, атнасына ике тапкыр чыгаралар. Чебиләр 21 көннән йомырка кабыгын тишәләр.
Гадел һәм Рәгыя Нурхамәтовлар озакламый төп партия үрдәкләрен дә йолкырлар. Аларын да үз инкубаторларында чыгарганнар.
-Инкубатор электр утыннан эшли, ә ут сүнсә нишлисез? – дим.
– Урынлы сорау. Андый очракта барын да автоном генераторга тоташтырабыз, - ди Гадел Нурхамәтов.
Хуҗа кеше кечкенә чебиләре баштарак тернәкләнүче ящикларны да күрсәтте. Анда алар кечкенә лампочка җылысында торалар, ди. Өстен каплагач, тиешле температура саклана. Нәселле чебиләр салкынга чыдамрак та әле. Сүз уңаеннан, быел Нурхамәтовларда дөньяга килгән бер чеби дә үлмәгән. Димәк, тәрбия бар, карау яхшы.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев