Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яңа комиссия төзелде

Баланың сәламәтлеге буенча пенсия билгеләү яки аны озайту өчен быедан психологик-методик-педагогик комиссия (ПМПК) узу зарур. Әлегә кадәр ата-аналарга мондый төр йомышлар белән Казанга, коррекцион мәктәпләргә йөрергә туры килә иде. Ә хәзер андый комиссия районда ук эшли. Район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән психологик - методик - педагогик комиссия...

Баланың сәламәтлеге буенча пенсия билгеләү яки аны озайту өчен быедан психологик-методик-педагогик комиссия (ПМПК) узу зарур. Әлегә кадәр ата-аналарга мондый төр йомышлар белән Казанга, коррекцион мәктәпләргә йөрергә туры килә иде. Ә хәзер андый комиссия районда ук эшли.

Район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән психологик - методик - педагогик комиссия составына балалар психиатры, педагог-психолог, укытучы -дефектолог, укытучы-логопед керә. Әлеге консилиум белгечләре сәламәтлегендә тайпылышлар булган 18 яшькәчә балаларның авыруын ачыклау, аны дәвалау юллары, ысуллары хакында ата-аналарга киңәш-табыш итә.
Гомумән, алар уку вакытында кыенлыклар кичергән балалар исәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Әйтик комиссия, мисал өчен, сөйләү җитешсезлекләре - тотлыгу, сакаулыкны бетерү буенча консультация үткәрә.
Әлеге белгечләр ярдәмен кирәксенүче ата-аналар район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Сорауларга җаваплар алу өчен 2-57-25 номеры буенча да шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X