Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәрендә шөгыль табып булачак
Яңа ел каникулларында күпчелек халык ял итсә дә, оешмаларның, учреждениеләрнең ишекләре 10 көнгә үк ябылмаячак. Сәламәтлек саклау, ял, күңел ачу хезмәтләре тәкъдим итүче оешмалар билгеле бер көннәрдә эшләячәк.
Район үзәк больницасы поликлинкасында 3,5,8 гыйнварда, иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр, терапевт, педиатр, хирург, теш табибы кабул итәчәк. Бу көннәрдә, төшкә кадәр, прививка ясау, процедуралар кабинеты да эшли. “Ашыгыч ярдәм” инде һәрвакыт “аякта”. Үзәк аптекада 3, 4, 5, 6 гыйнвар көннәрендә эшлибез, диделәр.
“Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексы бассейнына 3, 4, 5, 6 һәм 8, 9 гыйнварда килергә мөмкин, анда сәгать 10нан 21 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәләр. Стадионда чаңгы шуарга теләүчеләр өчен чаңгы базасы нәкъ шул көннәрдә, шул сәгатьләрдә эшли. Биредә чаңгы, ботинкалар бушлай бирелә. Боз сараенда, 1 нән 9 гыйнварга кадәр, һәр көнне тимераякта шуарга була.
Район үзәк китапханәсе 4, 5, 6, 9 гыйнварда эшли.
Район мәдәният йорты 3нән 9 гыйнварга кадәр, 17.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә, һәр көнне, Үзәк чыршы янында күңел ачу чаралары оештыра. 31 декабрьдә, 20.00 сәгатьтә Үзәк чыршы янында Бал-маскарад башлана, төнге сәгать 1дән 3кә кадәр шунда ук бәйрәм дискотекасы була. 7се, 16.00дә - Раштуа чыршысы. Туган як тарихы музее ишекләре - 4 гыйнварда, мемориаль үзәкнеке 6, 9 гыйнварда ачык була.
Редакциядә дә 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр һәр көнне дежур хезмәткәр булачак. Сезнең котлауларны, белдерүләрне, язмаларны көтәбез. “Безнең Чирмешән”нең яңа елдагы тәүге саны 12 гыйнварда чыга.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев