Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә төзелүче Мөшбикә мәчете быел ук ачылачак

Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетендә эчке якта бизәкләү эшләре дәвам итә. Бүген монда идәннәргә плитә җәю төгәлләнү ягында. Озакламый түбәгә рәсем төшерә башлыйлар. Булачак дин йорты территориясенең коймаларын, капкаларын да куйганнар, алар нык һәм матур итеп, тимердән эшләнгән. Җылыту системасы да хәрәкәткә җибәрелгән. Гомумән, күпчелек эш башкарылган. Ходай язса,...

Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетендә эчке якта бизәкләү эшләре дәвам итә.

Бүген монда идәннәргә плитә җәю төгәлләнү ягында. Озакламый түбәгә рәсем төшерә башлыйлар.

Булачак дин йорты территориясенең коймаларын, капкаларын да куйганнар, алар нык һәм матур итеп, тимердән эшләнгән. Җылыту системасы да хәрәкәткә җибәрелгән. Гомумән, күпчелек эш башкарылган.

Ходай язса, мәчетне төзетүче бертуган Әгъләмовлар әйтүенчә ике манаралы, күркәм бу изге йортны быел ук ачу планлаштырыла.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined төзелүче Мөшбикә мәчете быел ук ачылачак