Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы узды

Райондагы мәдәният объектларының өчесендә иминлек паспортлары юк, ундүртесенә тревога сигнализациясе кнопкасы кирәк. Металл детекторлары да җитешми. Элек эшләнгән иминлек паспортларын яңабаштан ясарга вакыт җиткән.

Билгеле, техник средстволар алу, документлар эшләтү сизелерлек финанс средстволары таләп итә, бюджетта акча санаулы. Әмма мөмкин булганны башкару сорала. Сүз, алда язылганча, кешеләр куркынычсызлыгы турында бара.

Болар хакында террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында җитди сөйләшү булды. Аның 1 һәм 9 майда булачак бәйрәм чаралары алдыннан үтүе гаҗәп түгел, дөньяда вәзгыять бик катлаулы, террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү мөһим.

Бу көннәрдә хокук саклау органнары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Оешмаларда, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә бәйрәм көннәрендә кизү торуны оештыру сорала. Һәйкәлләрне, обелискларны контрольдә тоту зарур. Әгәр чит кеше, чит транспорт күренә икән, хокук саклау органнарына хәбәр итү ниндидер яман гамәлне кисәтергә, булдырмаска мөмкинлек бирер.

-Монда бүгенге көн өчен бик актуаль мәсьәләләр турында сөйләшәбез, алар зур җаваплылык сорый, - диде утырышны алып баручы, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. -Янгын куркынычсызлыгы хакында да онытмыйк.

Утырышта әйтелгәнчә, Бөек Җиңү көнендә, 9 майда Чирмешәндә митинг, Үлемсез полк узучы, халык күп җыелучы урыннарда транспорт хәрәкәте дә чикләнәчәк.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында Чирмешән автотранспорт предприятиесендә транспорт объектларын, транспорт инфраструктурасын террорчылыктан саклауны тәэмин итү буенча күрелүче чараларның нәтиҗәлелеге турында чыгыш тыңланды, Лашман авыл җирлегендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш анализланды, бүген тикшерелгән мәсьәләләр уңаеннан карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев