Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә территорияләрне чистарту буенча өмәләр уза

Соңгы көннәрдә күмәк көч белән җыештырылган территорияләр күзне иркәли. Кыш буена ташланган, кар астыннан чыгучы байтак чүп-чарны менә шулай җыеп алу гадәткә керергә тиеш.

Бу хакта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчеләр һәм җаваплы белгечләр катнашучы атналык планеркада да әйтте.

Район административ комиссиясе чисталык торышын рейдлар үткәреп контрольдә тотачак.

-Чирмешәндәге урамнар, оешмалар тирәсен көн саен карап, тикшереп чыгабыз, авылларга да бара башлыйбыз, - диде административ комиссиянең җаваплы секретаре Рәмилә Рәхмәтуллина. –Гаеплеләрне җавапка тартачакбыз. Билгеле, башта кисәтү ясалачак, хәл үзгәрмәсә катгыйрак чара күреләчәк.

Район үзәгендәге урамнар чисталыгы өчен, аларда яшәүчеләр белән бергә, аерым оешмалар җаваплы итеп билгеләнде. Чишмәләр, һәйкәлләр тирәсен, паркларны тәртиптә тоту өчен дә җаваплылар бар.

Чирмешәндә мактанычыбыз - күл тирәсендә чүп-чар күп, ике катлы йортлар янында да тәртип саласы бар.

Тирә-юньне пычратучылар үзебез. Чүп-чарны теләсә кая түгел, махсус савытларга салыйк, башкалар хезмәтен хөрмәт итик. Чисталык – үзебез өчен.

Санитар-экология икеайлыгы барышында районда, 23 апрель, 5, 6, 20 май көннәрендә, күмәк өмәләр үткәрү паланлаштырыла.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев