Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы ачылачак

Ул элеккеге "Татфондбанк" бинасында урнашырга тиеш. Бүген биредә капиталь ремонт - реконструкция бара. Бакчаны быел август аенда ачарга җыеналар. -Бүген без әлегә демонтаж эшләре белән шөгыльләнәбез,- ди участок начальнигы Раниль Әюпов. - Бинаның стеналары гына калачак. Аннан соң инде акрынлап төзелеш эшләренә керешербез. Канализация, җилләтү, җылыту системалары ясалачак. Стеналарны яңабаштан...

Ул элеккеге "Татфондбанк" бинасында урнашырга тиеш. Бүген биредә капиталь ремонт - реконструкция бара.
Бакчаны быел август аенда ачарга җыеналар.
-Бүген без әлегә демонтаж эшләре белән шөгыльләнәбез,- ди участок начальнигы Раниль Әюпов. - Бинаның стеналары гына калачак. Аннан соң инде акрынлап төзелеш эшләренә керешербез. Канализация, җилләтү, җылыту системалары ясалачак. Стеналарны яңабаштан штукатурлыйбыз. Яңа тәрәзәләр дә куелачак. Беренче катта җылы идәннәр булырга тиеш. Монда аш һәм медицина блоклары, актлар залы һәм бер төркем балалар өчен бүлмәләр урнашачак. Икенче катта ике төркем балалар өчен бүлмәләр ясау планлаштырыла. Территорияне төзекләндереп, балалар мәйданчыгы ясау да күздә тотыла.
Гомумән, бинаны үзгәртеп коруга 19 миллион сумга якын эш күләме каралган. Булачак бакча 60 балага исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан