Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә “Шайтан арбасы” ясыйлар

Бу арба оригиналларыннан биш тапкырга кечерәк булачак. Аның алгы ике тәгәрмәчен генә җыеп кидерәсе калган.

Район үзәгендәге туган як тарихы музее рәссамы Сәлимҗан Гамиров ясаган, үзе әйтмешли “Шайтан арбасын”ның “иптәше” – кечерәйтелгән ат арбасы музей экспонатлары арасында урын алган да инде. Оста шунда кечкенә камыт, дуга, тырма, чалгы, хәтта чалгы суга торган бүкәндәге сандалга кадәр әвәләп куйган.

-Кемдә ничектер, безнең авылда – Түбән Кәминкәдә печән, салам ташый торган ат арбасын “Шайтан арбасы” диләр иде, русларда колымага диләр икән. Менә шуның эшен бетереп маташам, - ди Сәлимҗан Газыймҗан улы.

Рәссам элегрәк ат арбасының чынын да ясаган. Мәрхүм әтисе әллә ничә ел улының шушы “иҗат җимеше”ннән файдаланган.

-Хәзер бит авылда да ат җигүчеләр санаулы гына калды. Ат асрау – ансат түгел, чыгымлы. Халык эшен мотоблокка көйләде, 5 литр бензиныңны саласың да – әйдә. Шуның өчен ат, чана тарихта калып бара. Директорыбыз Алмаз Әгъзамович белән киңәшләштек тә шундый экспонатлар ясап куярга булдык. Яшь буынга  да кызык булыр дидек, - ди рәссам.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев