Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә планетарий ачылды

Яшьләрнең ял итү үзәгендә планетарий эшли башлады. -54 урынга исәпләнгән планетарий иртәнге 9 сәгатьтән кичке тугызга кадәр, ялсыз һәм төшке ашсыз хезмәт күрсәтәчәк, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры Фәрһад Хәйруллин. Иртәнге сәгатьләрдә балалар бакчалары өчен сеанслар була. Аннан соң мәктәп укучылары киләчәк. Бу вакытта планетарий бушлай эшли. Кичен...

Яшьләрнең ял итү үзәгендә планетарий эшли башлады.

-54 урынга исәпләнгән планетарий иртәнге 9 сәгатьтән кичке тугызга кадәр, ялсыз һәм төшке ашсыз хезмәт күрсәтәчәк, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры Фәрһад Хәйруллин.
Иртәнге сәгатьләрдә балалар бакчалары өчен сеанслар була. Аннан соң мәктәп укучылары киләчәк. Бу вакытта планетарий бушлай эшли. Кичен инде безнең кызыклы фильмнарны олылар карый алачак. Алар өчен билет бәясе 50 сум. Балалар өчен, дәрестән буш вакытта килгәндә, 20 сум була. Бер сеанс бер сәгать дәвам итә.
Планетарийда махсус эффектлы, төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән 50 фильм бар, алар астрономия буенча гына түгел, су асты дөньясы, әйләнә-тирә мохит, экология темасы буенча да. Яшьләрнең ял итү үзәге фойесында, планетарий янәшәсендә, 40 урынга исәпләнгән кафеда ял итәргә, сеанс башлануын көтеп торырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан фильм планетарий кафе астрономия