Чирмешәндә Машаның туган көненә юл инспекторлары автоутыргыч бүләк иттеләр
Чирмешәндә яшәүче, “Чишмәкәй” балалар бакчасына йөрүче Маша Захарованы туган көне белән беренчеләрдән булып районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белгече Лилия Сафина котладылар.
19 декабрьдә 7 яшен тутырган Машага алар автоутыргыч - автокресло бүләк иттеләр.
-Безнең өч бала, зурысы инде мәктәптә укый, икесен бакчага йөртәбез, - диләр Рушания һәм Михаил Захаровлар. – Балаларны машинага еш утыртырга туры килә. Шуңа да бу утыргыч безгә бик кирәк иде. Инспекторларга зур рәхмәт.
-Районда “Бала – төп пассажир” акциясе бара, - ди районның баш автоинспекторы. – Кызганыч, балаларын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр һаман очрап тора. Күпме кисәтсәк тә, кайберәүләр сабыйларның тормышын куркыныч астына куюларын аңлап бетермиләр. Улларыбыз һәм кызларыбыз юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр һәм руль артында утыручылар кайгыртырга, хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән акция бу ай азагына кадәр дәвам итәчәк. Тиздән яңа ел каникуллары да башлана. Әлеге чорда балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Шуңа күрә юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерү мөһим.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев