Чирмешәндә “Кәрвансарай” сәүдә үзәгенә керү өчен QR-код кирәк
11 октябрьдән Чирмешәндәге күп функцияле “Кәрвансарай” сәүдә үзәгенә QR-кодсыз кереп булмый.
-Дүшәмбедән башлап “Кәрвансарай”га керүчеләрдән QR-коды таләп итәбез, - ди әлеге сәүдә үзәге администраторы Ренат Назыйров. – Кемдер моңа әзерләнеп килгән, кодны берсүзсез күрсәтәләр, халык арасында тавышланучылар да булды. Бер авылдан килгән олырак абзый кодны чыгарып, төймәле кесә телефонына ябыштырып куйган. Бер проблема юк, улсәүдә үзәгенә кереп чыкты, андыйлар да бар.
Хәзер кинотеатрларга, театрларга, циркка, концертларга да кодсыз барып булмаячак. QR-код вакцинация узган кешеләрдә генә, РФ Дәүләт хезмәте порталында урнаштырылган була. Аны “Госуслуги” сайтыннан кәгазьгә чыгарып яисә телефонда электрон вариантта сакларга мөмкин.
-Республика территориясендә коронавирус таралу вәзгыяте катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертелде. Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус инфекциясенең 27 меңнән артык очрагы теркәлгән. Авыручылар саны үсә. Сентябрьдә бер тәүлек эчендә андыйлар уртача 1,2 процентка артса, бүген әлеге күрсәткеч – 13 процент. Нигездә эшкә яраклы кешеләр һәм өлкән яшьтәгеләр авырый. Илдә үлүчеләр саны да кискен артты, - ди Роспотребнадзор идарәсенең Чирмешән, Әлки, Аксубай, Нурлат районнарында территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова. -Шуңа да республикада аерым категория гражданнарны коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияләү кертелде. Кайберәүләр аны ясатканнан соң да авырыйлар, диләр. Дөрестән дә, вирус эләктерү ихтималы бар, әмма кеше инфекцияне җиңелрәк кичерәчәк. Коронавирус белән бәйле чикләү чарасы буларак, халык күп йөри торган урыннарга QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин.
Район үзәгендәге башка кайбер сәүдә үзәкләренә һәм спорт учреждениеләренә дә код буенча гына эләгергә мөмкин.
-Исемлеккә бер бинада берничә сәүдә ноктасы булган объектлар кергән, - диде район полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов. – Әйтик, универмаг, үзәктәге Дзержинский урамындагы базар, мебель кибете урнашкан ике катлы бина шундыйлардан. Физкультура-сәламәтләндерү комплексына, универсаль спорт залына да код буенча гына керү рөхсәт ителә. Азык-төлек кибетенә, даруханәләргә, чәчтарашка, китапханәгә, почтага бару өчен код кирәкми.
Юлдус Госман улы әйтүенчә, закон бозучы юридик затларга һәм аерым кешеләргә карата зур күләмдә штрафлар каралган.
Мәсәлән, чит яки ялган QR-код кулланган өчен, Җинаять Кодексының 327 маддәсе – «ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, печатьләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, мондый кешеләргә 80 мең сумга кадәр штраф, шулай ук ярты елга арест яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы яный. Учреждениеләрдә кодсыз кешеләр ачыкланган очракта, әлеге объектның директорына, хуҗасына да штраф каралган. QR-код булу битлек киюдән һәм дистанция саклаудан азат итми. Код булып та, битлексез йөрисез икән, штраф салырга мөмкиннәр.
Сүз уңаеннан, район үзәк больницасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатырга мөмкин. Районда 6601 кеше прививка ясаткан.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев