Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте

Тиздән алар Ватан сакчылары булып хәрби бурычларын үтәргә китәчәк. Бүген алар - игътибар үзәгендә.

Күтәмә егете Егор Ноговицин аграр техникумның 3 курсын тәмамлый. Чарага үзенең курсташы, Чирмешәннән Риназ Мөхәммәтҗанов белән килгән. Тиздән алар солдат формасын киячәк. Егетләр язгы чакырылышта армиягә җыеналар.

-Хезмәт итеп кайту кирәк инде егет кешегә. Үз-үзеңне чыныктырып, чын ир-егет булып кайтырбыз, дип уйлыйм. Дөрес, бу зур сынау, - ди якташыбыз.

Булачак солдатларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Татарстан республикасы буенча Үзәк Хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Марат Яббаров, бүгенгесе көндә улы армия сафларында хезмәт итүче Лада Албузова сәламләде.

-Элек, без яшь чакта, армиягә бармау оят санала иде. Мин үзем 3 ел хезмәт иттем. Ватанны саклау - ир-егетләрнең изге бурычы. Барыгызга да намус белән хезмәт итеп кайтырга телим, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Самат Хәйруллин.

Чара патриотик җырлар белән үрелеп барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев