Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә иң уңган урманчыларга бүләкләр тапшырдылар

Хезмәткә – хөрмәт

Урман хуҗалыгындагы намуслы хезмәте өчен, “Чирмешән урман хуҗалыгы” җитәкчесе Николай Леонидович Кваков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән урманчылыгы инженеры Ландыш Габбас кызы Вахитова һәм Казанка урманчылыгы урман мастеры Семен Евдокимович Иванов шул ук министрлыкның Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Урманчылык тармагындагы намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Чирмешән урман хуҗалыгы машина йөртүчесе Җәлил Якуб улы Нурхамәтовка һәм тракторчы Геннадий Васильевич Лазаревка Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Урманчы Ольга Михайловна Дорофеева, форвардер операторы Алексей Николаевич Кобылин, машина йөртүче Николай Анатольевич Миронов Чирмешән урман хуҗалыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев