Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә фонтан кабызганнар

Җәмәгать суды һәм җинаять инспекциясе урнашкан бина (элеккеге “Чирмешәннефть” идарәсе) каршында фонтан эшли башлады.

Монда 1995нче елны ук фонтан ясалганы турында чирмешәнлеләрнең күбесе белмәгәндер дә әле, ләкин, нишләптер, ул эшләмәде.

-Мин бирегә эшкә килгәч үк, бу фонтан белән кызыксындым, - ди җәмәгать судьясы Наилә Вәгыйзова.- Быел коммуналь челтәрләре җәмгыятенә мөрәҗәгать иттем. Алар килеп, аның төзеклеген тикшерделәр, бераз ремонт үткәрдек һәм фонтанны кабызып та җибәрдек.

Наилә Мәснәви кызының киләчәктә фонтанга реконструкция ясарга, аңа заманча төс бирергә ниятли.

Сүз уңаеннан, Чирмешәндә “Кәрвансарай” сәүдә йорты каршындагы фонтанны да якын көннәрдә кабызырга тиешләр. Ә менә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындага фонтан төзек түгел икән, насосы янып чыккан. Яшьләр мәйданчыгындагы һәм Нагорный белән Карл Маркс урамнары киселешендә ясалган фонтаннарны, гомумән, сүтеп үк алдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән