Чирмешәндә фермерлар - Латыйповлар бакча җиләген күптән өлгерткәннәр
Безнең районда

Чирмешәндә фермерлар - Латыйповлар бакча җиләген күптән өлгерткәннәр

Элек моннан кирпеч ташысалар, хәзер җиләккә киләләр. Зилә Латыйпованың крестьян-фермер хуҗалыгында андый-мондый гына түгел, ә Италиядән сортлы җиләк кенә үстерәләр, барысы биш төрле.

-Быел беренче  уңышны апрель азагында ук  татып  карадык, - ди Альберт Латыйпов. – Җиләкләребез октябрьгә кадәр пешәчәк.

Җиләк теплицалары унберәү үк, тулаем 1 гектардан  күбрәк мәйдан билиләр. Каркаслар өстенә пленка капланган. Дөрес, былтыргы пленкалары, кар күплектән, көчле җил  аркасында байтак урында ертылып беткән. Шуңа күрә түбәне башка ысул белән томалау турында уйланалар.

 

-Узган елда көненә 700әр килограмм виктория җиләге җыйдык, - ди бирегә Әккәрәйдән кадәр килеп эшләүче Виктория  Ефимова. – Сезонда иренеп тормыйбыз, хакын вакытында алабыз.

Дистәләрчә метр озынлыктагы теплицага суны елгадан кудыралар, ул җиләкләр  төбенә  атнага ике тапкыр  тамчылап килә икән.

Кирәккәндә, җирне минераль ашлама белән тукландыралар.

Латыйповлар  быел  1 тоннага  якын  җиләк җыеп та өлгергәннәр. Уңыш яхшы, җиләкләре тәмле аларның. Кирпеч заводында фермерларга бар да килешкән.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


җиләк Альберт Латыйпов

Нет комментариев