Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер айда ике машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын ике машина йөртүченең эше тикшерелгән.

Башкортстанда яшәүче Рүзәл Хановны инспекторлар Акъяр-Чирмешән- Шентала юлында кич белән туктаталар. Ул “Скания” автомобиленә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый хәлдә булуын алкотектор да исбатлый, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Ханов суд утырышына килмәгән, шулай да җәзасын алган.

Шулай ук судка килмәгән Надежда Арефьева Чирмешәндә яши. Аны полиция хезмәткәрләре иртәнге сәгатьтә район үзәгендәге Титов урамында туктаталар. Ул да аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Инспекторлар автоледины транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның икесенә дә 30ар мең сум штраф һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев