Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә – Америка студентлары

Казан шәһәренә укырга, аеруча рус телен тирәнтен өйрәнергә килгән бер төркем Америка студентлары бездә кунакта булып киттеләр. Дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар Казан милли тикшеренү - техник университетының (КНИТУ) халыкара белем бирү программасы факультетында рус телен чит тел буларак өйрәнәләр, бер үк вакытта аларга тарих һәм география фәннәре дә укытыла....

Казан шәһәренә укырга, аеруча рус телен тирәнтен өйрәнергә килгән бер төркем Америка студентлары бездә кунакта булып киттеләр.


Дөньяның төрле илләреннән килгән студентлар Казан милли тикшеренү - техник университетының (КНИТУ) халыкара белем бирү программасы факультетында рус телен чит тел буларак өйрәнәләр, бер үк вакытта аларга тарих һәм география фәннәре дә укытыла. Җиде студент, университет ягыннан координатор, якташыбыз Гөлназ Хәмидуллина һәм Америка Советы ягыннан координатор Лихау Джаксен - бергәләшеп Чирмешәнгә килеп, үзләренең яшьтәшләре - 10 - 11 класс укучылары белән аралаштылар.

Укучылар бу очрашуны түземсезлек, зур дулкынлану белән көттеләр. Үзем дә алар белән очрашуга барганда ниндидер дулкынлану кичердем.

Океан артыннан, Америкадан килгән егетләр һәм кызлар бик ачыклар, аралашучан, тәрбиялеләр. Алар лицей укучылары белән бик тиз уртак тел тапканнар. Казанга килүләренә әле биш айдан артыграк кына вакыт үтсә дә, бу егетләр һәм кызлар рус телендә әйбәт, ансат аралашалар, хәтта татар сүзләре дә өйрәнергә өлгергәннәр.

Лицейда оештырылган бәйрәмдә кунакларга концерт номерлары тәкъдим иттеләр, дискотека оештырдылар.

Ә аннан соң бәйрәм табын артында дәвам итте. Бу кичәгә Иске Кади урта мәктәбенең өлкән класс укучылары да чакырулы иде, аларга да чит ил студентлары белән очрашу - танышу насыйп булды.
-Америка мәктәпләрендә өлкән классларда мондый кичәләр оештырылмый, ә башлангыч классларда гына төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Сездә бик күңелле ял итәләр икән, - дип кичерешләре белән уртаклаштылар кунаклар.
Бу очрашудан файдаланып, Америкадагы тормыш, мәктәпләрдә укыту тәртибе һәм башкалар турында да кызыксындым. Америка мәктәпләрендә белем бирү 12 еллык про-грамма буенча төзелгән. Мәктәп нинди штатта урнашуына карап, укыту системасында үзгәрешләр дә бар. Математика, инглиз теле кебек фәннәр мәҗбүри булса, калганнарын укучы үз теләге буенча сайлый. Мәктәпләрдә чит тел буларак испан, япон, француз, сирәк кенә рус теле дә өйрәнәләр. Дәүләт мәктәпләре белән беррәттән шәхси мәктәпләр дә бар.

Шәхси мәктәптә баланы бер ел укыту 15 мең долларга төшә икән. Әгәр укучы яхшы укып, зур баллар җыеп грант отса, ата - ана бу сумманың 30 процентын гына түли. Америка укучылары да төп фәннәрдән бездәге кебек БДИ тапшыралар, тик югары уку йортларына кергәндә БДИ баллары гына түгел, 11 - 12 классларда укыганда җыйган баллар да, абитуриент белән әңгәмә нәтиҗәләре, укучының активлыгы да исәпкә алына икән.

-Бездән килгән укучылар Татарстанда математика фәнен авыр үзләштерәләр, чөнки бу фән сездә тирәнтен өйрәтелә, - ди инде дүртенче тапкыр Россиягә килгән Лихау Джаксен. - Ә тел өйрәнү өчен безнең студентлар Казанны кулай күрә, чөнки биредә рус мәдәнияте, тарихы, гореф - гадәтләре, дине белән бергә, алар Татарстан тарихы, татарлар тормышы, мәдәнияте һәм дини йолалары белән дә танышалар.

Лихау Казанның толерантлы шәһәр булуын да билгеләп үтте.

Америка гаиләләрендә гадәттә ике бала үсә. Мәктәптә, классларда 15-20 бала укый. Уку елы, каникуллар да бездәге кебек.

Ноябрь, декабрь айларындагы беренче суыкларны авыр кичерәләр икән американнар, ә январь, февральдә, көннәр озайгач, кояш чыккач, җылырак була, ди.

-Чирмешәндә халык бик кунакчыл, безне гаиләләрдә бик җылы кабул иттеләр, авылны үз күзләребез белән күрдек, сездә төзек, матур биналар күп, - ди Вашингтон егете Эрек Романин.

Ризыкка килгәндә, Эрекка аеруча өчпочмак һәм бәлеш ошаган, бавырсакны да Чирмешәндә беренче тапкыр авыз иткәннәр. Татарстанга килгәч чәй эчәргә өйрәнүләрен дә әйттеләр. Алар безнең кебек, корсак тулганчы күп ашамыйлар.

Бездә кунаклар рус һәм ин-глиз теле дәресләренә керделәр, лицейда һәм балалар сәнгать мәктәбендә дә кунакта булып, район тормышын чагылдырган презентация, концерт карадылар, үзләре дә музыкаль сәлам җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар белән укучылар арасында җанлы әңгәмә туды. Боз сараена, туган як тарихы музеена, Лашман урта мәктәбенә оештырылган экскурсияләр дә америкалылар күңеленә хуш килде.

Тел өйрәнү өчен теләсә кем чит илгә бара алмый. Бу укучылар Америка Советының грантын отканнар. Август аенда ук Казанга килгәннәр. Алар бер ел тәрбиягә алган гаиләләрдә яшиләр, гаиләләрендәге ата - аналарга "әти", "әни", дип эндәшәләр, ә Америкадагы әти - әниләре белән скайп аша аралашалар. "Бераз сагындыра, тик әле үзебезгә кайтасы килми", - диләр студентлар.

Безгә кадәр алар Балык Бистәсе, Буа районнарында да булганнар. Чирмешәндә алган тәэсирләре дә кунаклар күңелендә озак сакланыр. Ә безнең укучылар чит илдән килгән дуслары белән элемтәләрен Интернет аша дәвам итәләр.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәндә Америкадан килгән егетләр һәм кызлар

2
X